Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ӘНИЛӘР КӨНЕ УҢАЕННАН: Биш еллык тарихка ия гаилә мәктәбе укучыларны җыйды (+ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Менә бишенче ел инде Актанышта Гаилә мәктәбе дәресләре укучыларны тәрбияләүгә үзенең әйтеп бетергесез зур өлешен кертә.

Бүген Актанышның  Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге каршында уңышлы эшләп килүче Гаилә мәктәбе чираттагы тапкыр үзенә мәктәп укучыларын дәште. Актанышның икенче санлы мәктәбендә белем алучы 9 “В”, 10 “А” сыйныфы укучылары, сыйныф җитәкчеләре Т.М. Хафизова һәм Г.Д. Борхановалар белән берлектә, Әниләр көне уңаеннан оештырылган  тәрбия сәгатенә килеп, гаилә кыйммәтләре, ана хакы турында бик тә үтемле чыгышлар тыңладылар. 


Менә бишенче ел инде Актанышта Гаилә мәктәбе дәресләре укучыларны тәрбияләүгә үзенең әйтеп бетергесез зур өлешен кертә. Аның эшчәнлегендә даими катнашкан өлкән психолог Ф.З.Шәйгәрданова, Актаныш муниципаль районы имам мөхтәсибе Р.Р.Мортазиннар, тормыш тәҗрибәләренә таянып, кыйссалар, вәгазьләр аша балаларның күңеленә шәфкать, игелек орлыклары сала. 


Бүгенге очрашуда исә күтәрелгән төп тема – ана хакы, ана кадере иде. Әниләрнең хөрмәткә лаек бөек затлар икәнлеге хакында мөһим сүзләр яңгырады, бу нисбәттән укучыларның үзләренең дә фикерләре тыңланды. 


Күркәм традиция буенча, тәрбия сәгатенә  килүчеләр белән күмәк фото ясалып, ул Гаилә мәктәбе архивына юлланды. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә мәктәбе тәрбия сәгате