Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

НӘРСӘ БУ?: Актаныш мәктәбендә гадәттән тыш хәл - зыян күрүчеләр дә бар! (+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Фаҗига булган урынга иң беренче килеп туктаган янгын сүндерүчеләр мәктәпкә узды. Зыян күргән ике укучыны да нәкъ менә алар ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырды.

Актанышның беренче санлы мәктәбеннән “Киенү бүлмәсендә бомба шартлады, 9 укучы яраланды!”, - дигән сүзләрне кабул итеп алучы, мөгаен, бу хәлләр чынлыкта булса, бер мизгелгә каушап калыр иде. Әмма гражданнар оборонасы буенча укулар вакытында бу шалтырату терроризмга каршы өйрәнүләрнең башлангыч ноктасы иде. 

Һәр елдагыча, Актанышның гадәттән тыш хәлләргә әзерлеге менә шулай көтмәгәндә, кинәт тикшерелде. Террроризмга каршы эшчәнлекнең ни дәрәҗәдә оештырылуына бәя бирелде. 

Шөкер, оператив хезмәтләр бу юлы да сынатмады. Санаулы минутлар эчендә полиция вәкилләре ситуациянең ни дәрәҗәдә катлаулы булуына төшенде һәм, алга таба шартлау куркынычы юклыгына инангач, оператив төркемгә сигнал бирде. Бүген оператив төркемнең вакытлыча урнашу урыны итеп  “Яшьлек” МҮ каршысындагы мәйдан билгеләнгән иде. Янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм, газ, электр өчен җаваплы хезмәткәрләр белән тәэмин ителгән машиналар, көчле сиреналар белән, мәктәпкә ашыкты. Бу вакытта, билгеле, мәктәпяны юлларда хәрәкәт тулысынча туктатылды. Шартлы рәвештә “шартлаган” мәктәптән укучылар да, укытучылар да иң беренче чиратта эвакуацияләнде. Алар махсус автобус белән икенче мәктәпкә озатылды. 

Фаҗига булган урынга иң беренче килеп туктаган янгын сүндерүчеләр мәктәпкә узды. Зыян күргән ике укучыны да нәкъ менә алар ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырды.

Реклама

Оператив төркем, районның  гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия рәисе Илфак Бариев белән берлектә, бомга “шартлаган урынны” карап чыкты. 

Чара ахырында бүгенге өйрәнүләрдә катнашучылар катнашында башкарылган эшкә анализ ясалды. Әлеге ситуацияне үз күзләре белән күргән һәркемнең күңеленә шом йөгергәндер, мөгаен. Шуңа күрә дә мондый чаралар бары тик өйрәнүләр булып кына калсын иде дигән теләктә калабыз. 

Бүгенге өйрәнүләрдә катнашкан беренче санлы мәктәп директоры Рәйлә Гиздатуллина да бу уңайдан үз фикерләрен белдерде: 
-    Мондый уку-өйрәнүләр бездә даими үткәрелә. Мәктәптә дә терроризмга каршы көрәш темасы буенча дәресләр , аңлату эшләре еш алып барабыз. Безнең укучылар мондый очракларда үз-үзләрен ничек тотарга тиешлекләре хакында хәбәрдар, әмма чын тормышта мондый фаҗигаләр була күрмәсен, - диде җитәкче. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев