Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ОПЕРАТИВ КАДРЛАР: Пучы картлар йортында ни булган?

Кызганычка каршы, өлкәннәр тәрбияләнә торган учреждениеләрдә янгыннар чыгып, аларда кеше корбаннары теркәлеп тора. 

Өлкән кешеләр халыкның аз мобильле категориясе булып тора. Кызганычка каршы, өлкәннәр тәрбияләнә торган учреждениеләрдә янгыннар чыгып, аларда кеше корбаннары теркәлеп тора. 

Мәгълүм булганча, Актаныш районында да картлар йорты бар. Пучы авылында урнашкан дәүләт автоном учреждениесе ярдәмгә мохтаҗ, сәламәтлекләре какшаган, ялгыз гына яши алмаган категория гражданнар өчен йорт ролен үти. Биредә хезмәт куючы персонал өлкәннәрне тәрбияли, аларга барлык төр ярдәм күрсәтә. 


Төнге вакытта да кешеләр кала торган объект буларак, Актаныш картлар һәм инвалидлар интернат – йорты янгынга каршы хезмәт тарафыннан аерым контрольдә. Сүз уңаеннан, район буенча андый объектлар саны алтыга җитә. 


27 март кичендә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең 15 нче Федераль янгынга каршы хезмәт отряды  әлеге учреждениегә планнан тыш янгынга каршы тикшерү оештырды. Янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен,  янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү буенча персоналның эшчәнлеген тикшерүне алмаксат итеп куйган чарада 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов,  каравыл җитәкчесе Мияссәр Зарипов, ТР Яр Чаллы янгынга каршы хезмәтенең Әнәк авылындагы аерым кизү бүлеге җитәкчесе Илназ Миңнахметов, пост командиры З. Закиров, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ландыш Бариевалар катнашты. 


Ахырда тикшерү эшенә нәтиҗә ясалды һәм барлык катнашучыларның гамәлләренә бәя бирелде. Әлеге чараларның нәтиҗәлелеген арттыру өчен янгын күзәтчелеге инспекторлары өстәмә тәкъдимнәр дә ясады. Бу көнне шулай ук персонал һәм биредә тәрбияләнүче инвалидлар, өлкән яшьтәге кешеләр белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж уткэрелде. Шунысын да азсызыклау мөһим, мондый тикшерүләр объектларда квартал саен  оештырылырга тиеш. 


Әлеге хәбәрне Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Марат Арсланов җиткерде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев