Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ТАРИХИ МИЗГЕЛ: Татарстандагы мөслимәләр берлегенең тәүге корылтае Актанышта үтте (+ФОТОЛАР)

Татарстандагы мөслимәләр берлегенең тәүге корылтае Актаныш районында оештырылу белән истәлекле. Зур әһәмияткә ия чара 20 март көнне үтте. 

Корылтайда Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина катнашты. “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамле бинасында ул районыбыз мөслимәләре белән очрашып, балаларга дөрес тәрбия һәм белем бирүдә, әхлакка өйрәтүдә, гореф-гадәтләрне саклауда мөслимә хатын-кызларыбызның  роле хакында үтемле чыгыш ясады.  Наилә ханым Актаныш районында дин гыйлемен үстерүгә зур өлеш керткән мөслимә-мөгаллимәләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Коръән аяте белән башланып киткән чарада район башлыгы Э.Н. Фәттахов, район башкарма комитетының урынбасарлары, җирлекләрдәге мөслимәләр берлеге вәкилләре катнашты. 


Аллаһ Тәгалә рәхмәте белән хатын-кызлар өчен булган әлеге чара динебезне, өммәтебезне, милләтебезне күтәрүгә ныклы бер адым булды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев