Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

РАЙОНКҮЛӘМ БӘЙГЕ: Актаныш техникумы тугызынчы сыйныфларны быел да сынады (+ БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

1 февраль көнне техникум базасы  районның 26 мәктәбендә белем һәм тәрбия алучы 78 укучыны үзенә туплады. 

2018 елда Актаныш технология техникумы инициативасы белән  районкүләм бәйгегә нигез салынган иде. WorldSkills  - һөнәрләр чемпионатында ел саен катнашып килгән безнең әлеге уку йорты район җирлеге мәктәпләренең 9 сыйныфында белем алучы кыз-егетләрне үзенә дәшеп, аларны берничә төр юнәлеш буенча сынады. 

Узган елны ук мәктәпләрдә зур кызыксыну уятуга ирешкән бәйге быел да дәвам итеп, 1 февраль көнне техникум базасы  районның 26 мәктәбендә белем һәм тәрбия алучы 78 укучыны үзенә туплады. 

Бәйгенең төп максаты –техникумда укырга теләүчеләрне барлау,  аларга әлеге уку йорты тәкъдим иткән мөмкинлекләрне, шартларны күрсәтү. 

Бүген пешекче-кондитер  компетенциясе буенча һөнәри дебют  бәйгесендә катнашучылар үзләрен салкын кабымлык ясау, татар халкының милли ризыгы булган өлеш пешерү осталыкларында гына сынап калмадылар, теоретик өлештә үз белемнәрен күрсәттеләр, инглиз телен белү дәрәҗәсен барладылар. 

Реклама

Технология техникумы җитәкчелеге быел әлеге бәйгене авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү, электромонтер, эретеп ябыштыручы компетенцияләре буенча да  оештырырга ниятли. 

Бүгенге бәйге исә үз җиңүчеләрен билгеләде. Бүләкләү мизгелләрендә районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәфисә Шәфыйкова да катнашты. 

Шәхси урыннар белән беррәттән, гомуми баллар буенча җиңү яулаган мәктәпләр дә хөрмәтләнде. 

Дәрәҗәле беренче урынга Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбе лаек дип табылды. Икенче урында – сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернат һәм Пучы мәктәбе. Өченче урынны Тат. Ямалы, Богады, Чалманарат мәктәбе командалары бүлеште. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев