Актаныш

ҮРНӘК АЛЫР УРЫН БАР: Актаныш районында 334 үзмәшгуль салым түли һәм иркенләп эшли

Бүген без  һәрбер  тәкъдим ителгән хезмәт үз клиентын таба торган заманада яшибез. Дәүләт исә идеяләребезне тормышка ашырырга шәп мөмкинлекләр бирә - файдасын күрергә омтылсак иде!

Ел башыннан Татарстан республикасында  үзмәшгульлек буенча «Һөнәри керемгә салым» дип аталган система эшли башлады. Пилот проект  эксперимент буларак гамәлгә кертелде. Шуңа күрә дә үзмәшгульлеккә күчү ирекле төстә башкарыла. 


Гадәттәгечә, халык яңалыкны сагаеп кабул итте. Үз кесәңә генә тамып торган табышның 4 -6 %ын дәүләткә биреп баруның халык өчен файдасы булачакмы соң дип борчылдылар актанышлылар да. Яшерен – батырын түгел, һәр районда да беркайда да теркәлми генә үз хезмәтләрен сатып ятучылар шактый.  Дәүләт үзмәшгульлек системасы аша бу өлкәдә “чистарту” оештыра дисәк тә, ялгыш булмас. 


Беренче чиратта үзмәшгульләр  “салым түләргә кирәк булачак!” дигән сүздән куркып калды. Юкса, куркырлык берни дә юк монда: керем аласың икән, аның күпмедер өлеше салым рәвешендә дәүләткә кире кайтырга тиеш. Үзмәшгульләр бу очракта отышта да кала әле: үзмәшгульлек режимына күчкәч салым 6 яисә 4 процент кына тәшкил итә. 6 процент – юридик затлар өчен, 4 процент физик затлар кеременнән алына. Мисал өчен, айга  10 000 сулык керемегез бар икән,аның 400 сумы салым итеп тотылачак. Аның каравы, күңелегез тыныч. Салым түләүдән качып эш алып баручыларны тикшерү органнары ачыкларга, җавапка тартырга мөмкин, ә үзмәшгуль буларак рәсми теркәлгән кешегә куркыр урын юк. Салымыңны түлә һәм иркенләп эшлә! 


Әлеге  пилот проекты кысаларында Татарстанның һәр районы үзмәшгульлек булдыру буенча үзенә бурыч алды.  Бүгенге көндә Актаныш районында 334 кеше әлеге яңалыкка кушылган. Халык санын исәпкә алганда, системага күпләп теркәлүчеләр буенча лидерлык Кәзкәй җирлегендә. Биредә 12 кеше  җиң сызганып үзмәшгульлек белән шөгыльләнергә исәп тота. Мәсәде, Усы, Актаныш, Чуракай, Югары Яхшый җирлекләре дә бу юнәлештә шактый җанлы хәрәкәт итә. 


Актаныш районында үзмәшгульлекне оештыру буенча белгеч Алмаз Нурлыев  “һөнәри керемгә салым” системасына теркәлүнең соңгы айда аеруча активлашуын билгеләп үтте. Билгеле, моңа үзмәшгульлекне оештыру буенча җирлекләрдә махсус оештырылган очрашулар да уңай тәэссир иткән. 


-    Кайвакыт халыкка аңлату гына җитеп бетми – бөтенесе дә шуннан гына торган чаклар да була. Менә шушы очрашуларда  райондашларыбызга яңалыкның уңай яклары хакында сөйлим. Авыл кешеләре алар күптән үзмәшгуль инде: сөт сату, җиләк-пиннек сату,  электрик хезмәтләре күрсәтү, йортны арендага бирү  кебек хезмәтләр белән шөгыльләнә алар. Бүген аларның төп проблемасы – системага теркәлүдән курку, дөресрәге теркәлә белмәүләре. Очрашулар барышында бу юнәлештә дә ярдәм итәргә әзерлегемне әйтәм. Килегез, мөрәҗәгать итегез – без һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер, - ди Алмаз Нурулла улы. 

Ул шулай ук яңалыкны күбрәк яшьләр күтәреп алуын да билгеләп үтте.  


-    Кызыксынганнар үзләре элемтәгә чыга, киңәш сорый, үз идеяләрен әйтә.  Һәм бергәләп аларның хыялын чынга ашыра башлыйбыз. Мисал өчен, күптән түгел генә Актанышта күпмедер дәрәҗәдә яңалык булган хезмәт популярлык казана башлады – йортка килеп, йомшак мебельләрне, палас-җәймәләрне химик чистарту. Ике кеше  нәкъ шушы юнәлеш буенча үзмәшгуль булып теркәлде. 


Актанышның үзендә исә, нигездә, заказ буенча ризык пешерүчеләр, чәчтарашлар, массаж, маникюр, шугаринг  ясаучылар яңа салым режимына күчә ди белгеч. Соңгы вакытта көнкүреш техникасын  ремонтлаучылар да бу агымга кушыла башлаган. Мөгаллимнәр арасында  репетиторлык белән шөгыльләнүчеләр дә заман куйган яңа таләпне кабул итеп ала башлаган. 


Кыскасы, бүген без  һәрбер  тәкъдим ителгән хезмәт үз клиентын таба торган заманада яшибез. Дәүләт исә идеяләребезне тормышка ашырырга шәп мөмкинлекләр бирә - файдасын күрергә омтылсак иде! Татар Ямалы авыланда бер укучы, мисал өчен, балыкчыларга селәү сату буенча үзмәшгуль булып теркәлгән. Бүгенгә клиентлары да юк әле бу уңганның, әмма үзенең керемле эшен булдыру теләге зур..
 

Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: