Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ҮРНӘК АЛЫР УРЫН БАР: Чалманарат авыл җирлеге халыкны Яңа ел тамашасы белән сөендерде (+ БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Актаныш районы җирлекләрендә бәйрәм чаралары дәвам итә. Авыл халкы уен-тамашалы чаралар белән 2018 елны озата, 2019сын каршы алырга әзерләнә. 

Чалманарат авыл җирлегендә дә бүген иртәнге сәгатьләрдән үк халык бәйрәм кәефе белән рухланган иде. Күркәм традиция буенча бу елның актыккы көнендә урамнарга җыр-моң агылды, авылдашлар өчен табада коймак чыжлады, бәйрәм мизгелләрен якынай


Чалманарат авыл җирлеге халкы шул рәвешле елга йомгак ясады. Бөтен авылдашларны бергә җыйган бәйрәмдә Яңа елга изге теләкләртеләнде, алар бер-берсеннән котлаулар кабул итте.


Үзәк урамда оештырылган бәйрәм тантанасын җирлек башлыгы Камил Әхмәтов ачып  җибәрде. Ул авылдашлары алдында ел дәвамында башкарылган эшләргә хисап тотты, киләсе елга планнары белән уртаклашты. 


Чарада “Наратлы” ҖЧҖнең җитәкчесе Алмаз Мосабиров та бәйрәм микрофоныннан җирлек халкын, хуҗалык хезмәтчәннәрен бусагада торган Яңа ел белән тәбрик итте. Район башлыгы Э.Н. Фәттахов котлауларын чалманаратлыларга РУЭС житэкчесе Ринат Хаернасов ирештерде.

"Наратлы" хуҗалыгы быел да Яңа ел тамашасын оештыруга үзеннән саллы өлеш керткән. Бу нисбәттән җирлек халкы хуҗалык җитәкчесенә чиксез рәхмәт сүзләрен юллады.


Бәйрәм барышында “Наратлы” җәмгыятенең 3 бригадасы  үзара ярышып, халыкка онытылмас мизгелләр бүләк итте. Тройкалар парадын, җыр-биюле чыгышларны халык алкышларга төрде, аларга кушылып бәйрәм итте. Гәрәй, Чалманарат, Шәбез бригадаларының  аркан тартышуы бәйрәмдә катнашучыларга аеруча ошады. Көчнең бердәмлектә икәнен исбатларга теләгәндәй, бу ярышта командаларга халык та ярдәм итте. Чара ахырында җиңүчеләр билгеләнеп, аларга “Наратлы” җәмгыяте җитәкчесе А.Ф. Мосабиров акчалата бүләкләр тапшырды.

Хезмәткә нык, чараларда бердәм халыкның  бәйрәм кәефен шактый салкын һава торышы да боза алмады. Авылдашлар  Яңа ел тамашасыннан күтәренке рухта таралды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев