Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

САУБУЛЛАШМЫЙ ГЫНА КИТЕП БАРДЫ: Райондашыбыз Иннара Тимерова вафат...

Әмма аяусыз үлем өметләрдән көчлерәк булып чыкты.

Әле моннан  ике ай чамасы элек кенә  "Актаныш" ММҮ сайты аша без райондашыбыз Иннара Тимерованы дәвалау өчен матди ярдәм кирәклеге хакында хәбәр итеп, Актаныш халкына гына түгел, кеше хәсрәтенә битараф булмаган һәркемгә мөрәҗәгать иткән идек. 

 Өч баласының газиз әнисе, тормыш иптәшенең яраткан хатыны Иннара Тимеровага ярдәм кулы сузучылар бик күп булды. Без зур ышаныч белән аның  савыгуын көттек. 

Әмма аяусыз үлем өметләрдән көчлерәк булып чыкты. Бөтен ил белән без Иннараны үлем тырнагыннан йолкып алырга омтылсак та, бүген төнлә ул мәңгегә күзләрен йомган. 

Иннара Тимерова гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз, тормыш иптәшенә, балаларына, туганнарына күркәм сабырлыклар телибез...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев