Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

СЕР ИТЕП КЕНӘ: Быел Актаныш Яңа елны яңача каршылаячак. Бәйрәмгә әзер булып торыйк!

2018 елның соңгы аена аяк басабыз.

Шушы көннәрдә без “Актаныш” сайтында һәм “Актаныш-информ” төркемендә “Ә Сез Яңа елны көтәсезме?” дигән сораштыру үткәргән идек.

Яңа ел – яңа өметләр, яңа могҗизалар көтү чоры булса да, тавыш бирүчеләребезнең 38 проценттан артыгы “миңа барыбер” дип җаваплап, Яңа елга үзенең биратафлыгын күрсәткән. 12 проценттан артык катнашучының хәле тагын да яманрак кебек тоелды, чөнки алар Яңа елны бөтенләй көтми булып чыкты. Шулай да тавыш бирүчеләрнең яртысы уңай җавап биргән. 


Дуслар! Яңа елны Сез дә  көтмәгәч, сезнеңчә, районда әлеге киң масштаблы чараны кем өчен әзерлиләр соң? Быел бит ул аеруча күңелле, җанлы, гаҗәеп сихри булырга охшап тора. 

Реклама


Беренчедән, быел оешма-предприятиеләр кар сыннары ясатып интекмәячәк. Алардан бары тик үз территорияләрен бәйрәмчә бизәү генә сорала. 
Икенчедән, быел Яңа ел чыршысы Актаныш үзәгендә - “Яшьлек” МҮ  каршындагы мәйданда, аеруча купшы, затлы булып,  һәркемгә бәйрәм кәефе өстәп  балкыячак. Технологик техникум каршында исә Кыш бабайның үз  йорты булачак. 
Өченчедән, быел Яңа ел алды ярминкәсе дә гади генә булмаячак. “Әкияти ярминкә” дип исемләнгән сату-тамаша Сезне таң калдырачак. 


Әлеге яңалыклардан соң, шәт, сезнең Яңа ел кәефе “уянмый” калмас! Аннан килеп, яңа елны ничек каршы аласың – ел шулай үтәчәк, дигән гыйбарә дә бар бит әле. Әйдәгез Яңа ел кәефен бергәләп күтәрик. 



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев