СИШӘМБЕ БРИФИНГЫ: Тагын пай җирләре һәм аларга түләүләр хакында...
Кайсы хуҗалык күпме түли? Түләү кайчан башкарыла? Югарыда аның уртача бәясе килешенәме?
Пай җирләрен хуҗалыкларга арендага бирүчеләр арасында актуаль мәсьәләләрнең берсе булган түләү бәясе урып-җыю чорында тагын да популярлаша. Кайсы хуҗалык күпме түли? Түләү кайчан башкарыла? Югарыда аның уртача бәясе килешенәме? - сораулар, нигездә, шундыйрак.
Хәер, узган елның декабрь аенда бу нисбәттән “КҮПЛӘРНЕ БОРЧЫГАН ТЕМАГА АЧЫКЛЫК КЕРТТЕК: Пай җирләре түләүле – күпме икән күләме?” дигән язма да дөнья күргән иде. Чыннан да, ул вакытта шактый сорауларга ачыклык кертелде.
Бүген исә халыкны яңа уңыштан чыгып биреләчәк аренда бәясе борчый. Яшерен - батырын түгел, бу вәзгыять авыл халкын даими “кыздырып” тора.
Хакимият бинасында оештырылып килүче сишәмбе брифингының төп темасына да әверелде ул бүген. Рәсми чарада халыкны кызыксындырган сорауларга район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева һәм район авыл хуҗалыгы идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәмәтдиновлар ачыклык кертте.
Бүгенге көндә район хуҗалыклары файдаланган җирләрнең 47 025 гектары – пайчыларныкы. Пайчыларның артуын да билгеләп үтте Дилүс Зөлфәт улы. Элек әби-бабайларныкы булган җирләр хәзер буыннан буынга күчеп, алар өлешләргә бүленеп, вагаеп килә. Ягъни, пай җиренең күләме шул ук калса да, хуҗалар саны арта.
Район буенча бер пай җиренә туры килгән гектарлар да төрлечә: 2,6 га.дан башлап 4,9 га кадәр. Пай җире өчен түләүләр исә нәкъ менә гектардан чыгып исәпләнә. 2018 елда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, рекомендация рәвешендә, пай җиренең бер гектары өчен түләүне 750 сумнан да ким куймаска тәкъдим итте. Аңлашылганча, пай җире гектарлары күбрәк булучылар түләүне дә күбрәк ала. Мисал өчен, бер пай җире 4 гектарны тәшкил итүчеләр, 750 сум белән исәпләсәк, 3000 сум күләмендә аренда бәясе алырга тиеш.
Быел Актаныш районы җитәкчелеге бер гектар пай җиренә килограммы 8 сумнан 1 центнер икмәк (арпа яки бодай) бирергә тәкъдим итә. Ягъни, 2 гектарлы пай җиренә 1600 сумлык түләү дигән сүз бу. Шунысын да искәртү урынлы, республика буенча чагыштырганда, бу начар бәя түгел.
Мисал өчен, Минзәлә районында 1 гектар пай җиренә түләү – 763 сум, Мөслимдә – 768 сум.
Актаныш районы буенча караганда, узган ел пай җирләренә исәп-хисапны шактый югары бәядән ясаучы аграрийлар да булган. “Чишмә” агрофирмасы һәм “Чишмә” хуҗалыгы 834 сум түләсә, “Ташкын” 757 сум белән бәхилләгән.
Ә менә “Эконом”, “Таң”, “Тамыр”, Нур Баян исемендәге хуҗалыклар, “Әнәк” агрофирмасы үз пайчыларына район күрсәткечләреннән шактый түбән хак биргән: 500 – 650 сум тирәсе генә.
Актаныш районында да пай җирләре өчен аренда бәясен берничә төрле итеп алу мөмкинлеге саклана. Беренче чиратта, халык, билгеле, икмәкләтә ала аны. Узган ел бу гомуми сумманың 24 млн.нан артыгын тәшкил иткән. Печән-салам итеп алу 501000 гә тәңгәл. Шулай ук кайбер хуҗалыклар исәп-хисапны итләтә дә, бакча эшләрен эшләү, налогларны түләү кебек эшләр аша да башкарган.
Район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева исә халыкка мөрәҗәгать итеп, бәяләрнең ел саен үзгәреп торуын искәртте.
Шуңа күрә ул пай хуҗаларына хуҗалык белән ике арада төзелгән килешүләрне яхшылап өйрәнергә, кирәк тапкан очракта, үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Әмма шунысы мөһим, килешүгә үзгәрешне ике якның да ризалыгы белән генә кертеп була! Тагын шуны да халык тарафына җиткерәсе килә: әгәр килешүдә пай җирләренең салымын хуҗалык каплый дигән өлеш бар икән, моннан да файдаланырга кирәк.
Кыскасы, пай җирләре ул халыкныкы. Хуҗалыклар бары тик аларны арендага алып, бу җирләрдән файда күрә. Шуңа күрә дә битараф булып, нәрсә бирәләр, шуңа риза булып утырырга кирәкми. Тиеш икән – алырга кирәк.
Сүз уңаеннан, быелгы уңыштан пай җирләре өчен түләү башкарыла башладымы дигән сорау да юлланды брифинг белән җитәкчелек итүчеләргә. Кайбер хуҗалыклар бу юнәлештә хәрәкәт башласа да, рәсми мәгълуматләр әлегә юк. Кайсы хуҗалыкның ничек исәп-хисап ясаячагы сентябрь башында анализланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев