Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

СӘЯСӘТ БЕЛӘН СПОРТ БЕР ДУЛКЫНДА: Актаныш укучылары Татарстанның баш коммунисты белән очрашты (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүген Актаныш районының Пучы авылы вакыйгаларга бай булды. Вакыйгаларның да ниндие бит әле!

Татарстанның беренче президентын биргән җирлеккә   Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе,  Татарстан Дәүләт Советы депутаты Хафиз Гаяз улы Миргалимов килде.

2018 елда Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзы оешуга 100 ел тулды, Хафиз Гаяз улының Актаныш районына килүе дә әлеге тарихи вакыйга белән бәйле иде. Коммунистлар партиясенең Татарстандагы лидеры беренче эш итеп Пучы урта мәктәбендә булып, укучылар белән очрашты. Очрашуга шулай ук коммунистлар да килгән иде. 


Хафиз Миргалимовның ялкынлы сөйләме укучыларда комсомол оешмалына карата зур кызыксыну уятты. Җитәкче үз хатирәләрендә шул чоргы тарихны барлады, кешелек тарихында тирән эз калдырган комсомол оешмаларының мактауга лаек хезмәтен бәян итте. 


Очрашу барышында райондашларыбыз Фердинант Шәйхуллин һәм Илфат Иманаевлар  коммунистлар фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов кулыннан “Ленин комсомолына 100 ел” орденын кабул итеп алдылар, Айдар Гомәровка һәм Ленис Вәлиевка истәлекле шарфлар тапшырылды. 


Бу көнне Пучы урта мәктәбе базасында, Комсомолның 100 еллыгына багышлап, район мәктәпләре командалары стритбол уены уйнадылар. Ярышта 10 егетләр командасы белән беррәттән 4 кызлар командасы да катнашты. Кызлар арасында беренче урынга Айман мәктәбе командасы лаек булды. Икече урында – Пучы, өченче урында Зөбәер мәктәбе командалары. Егетләр арасында Актаныш технология техникумы командасына тиңнәр табылмады. Икенчелекне Актанышның беренче санлы мәктәп командасы яуласа, өченче урынга Зөбәер егетләре лаек булды. 


Тарих белән спортны бәйләгән чара ахырында укучылар Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең Татарстандагы бүлек җитәкчесе белән фотосурәткә төшеп, әлеге мизгелләрне мәңгеләштерделәр. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев