Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ТАРИХИ ВАКЫЙГА: Пучы авыл җирлегендәге Ленин һәйкәле, яңартылып, яңа урынга күчерелде (ЭКСКЛЮЗИВ ФОТОЛАР ДА БАР)

“Укырга, укырга һәм тагын бер кат укырга”дигән шигарьне васыять итеп калдырган юлбашчы, Пучы авылы очрагында да, үзенең дистә еллар торган урыныннан балаларны аң-белемле итү өчен кузгалган кебек килеп чыга.

Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе,  Татарстан Дәүләт Советы депутаты Хафиз Гаяз улы Миргалимов белән  Пучы урта мәктәбендә башланып киткән очрашу Пучы мәдәният йорты каршында дәвам итте. Бүген Пучы авыл җирлегенә бөек юлбашчыбыз, даһи  В.И.Ленин “кайтты”.


Моңа кадәр дә пучылылар җирлекләрендә Ленин һәйкәле булу белән горурланып йөрүчеләр сафында иде. Аларның Ленин паркы да бар. Әмма заманалар үзгәреп, бөек юлбашчыбыз да, күпмедер дәрәҗәдә, тарих тузаны астында калды. Юкса, безнең әти-әниләр үскән чорда  искиткеч көчкә ия, сокланып һәм горурланып әйтә торган бер исем булган ул. Еллар үтте, хәзер инде бөек коммунистның кем икәнен белмәүче балалар барлыгына да гаҗәпләнмиләр. Шулай да Ленинның безнең ил тарихындагы эзе мәңгелек. Ленин – тарихи шәхес. Андыйлар турында: «Йөз елга берәү генә туа», – диләр. Кулында хакимият тә, матди байлык та булмаган көе, миллионлаган кешеләрне үз артыннан ияртә алган күренекле шәхес ул.


Пучы авылында да моңа кадәр Ленин һәйкәле аның исемен йөрткән паркта горур булып басып торды. Узган ел әлеге парк биләмәсенә “Сандугач” балалар бакчасына нигез салынды. Ә бөек юлбашчы әлеге әкияти бина артында, күләгәдә калган булып чыкты. Шуңа күрә,  җырларда җырланганча, Ленин бабай оныклары,  кадерле Ленин бабаларының һәйкәлен яңа урынга күчерергә ниятли. Бу нисбәттән җирлек, район җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барыла, Хафиз Миргалимов белән дә киңәш-табыш ителә. Һәм Ленин һәйкәле үзенә яңа урын таба – хәзер ул Пучы авылы мәдәният йорты бакчасында, үзәктә! Әлеге зур эшне башкарып чыгуда җирлеккә “Нур Баян” хуҗалыгы да, мәдәният хезмәткәрләре дә ярдәм иткән. 


Яңартылган һәйкәлне ачу тантанасында районның башкарма комитет җитәкчесе  И.Ш. Бариев катнашты. Шунысы сөенечле, әлеге тарихи вакыйганы үз күзләре белән күрергә теләүчеләрнең исәбе-хисабы юк иде. Алар, нигездә, Ленин исеме белән тәрбияләнгән өлкән буын вәкилләре,  коммунизм төзергә бар көчләрен куючылар иде. 


Тантаналы чара кунагы Х.Г. Миргалимов мактауга лаек гамәлне башкарып чыккан район җитәкчелегенә, җирлек халкына зур рәхмәт сүзләре җиткерде. Аның фикеренчә, Ленин һәйкәлен саклап калу ул, беренче чиратта, киләчәк буын өчен мөһим. 


Алга таба чарада катнашучылар Пучы мәдәният йортының җылы залына юл алды. Биредә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Хафиз Гаяз улы Миргалимов белән аралашу дәвам итте. Райондашларыбыз аңа үзләрен борчыган сорауларны юллады. Очрашу барышында Актанышның   комсомол тарихында тирән эз калдырган иптәшләр, шул чорда җаваплы эшләр башкаручы мөхтәрәм затларга “Ленин комсомолына 100 ел” орденнары тапшырылды. 


АВТОР УЙЛАРЫ: Ленин һәйкәленә кабат әйләнеп кайтсак, “Укырга, укырга һәм тагын бер кат укырга”дигән шигарьне  васыять итеп калдырган юлбашчы, Пучы авылы очрагында да, үзенең дистә еллар торган урыныннан  балаларны аң-белемле итү өчен  кузгалган кебек килеп чыга.  Әйтерсең ул еллар аша  “мин сезгә уку өчен бөтен мөмкинлекләр тудырдым” дия төсле. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев