Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ТАКТАЛАЧЫКТА ГАРАСАТ НӘТИҖӘСЕ: Килгән зыян миллионнар белән исәпләнә (+УРЫННАН ФОТОРЕПОРТАЖ)

Әмма үзәктәге яңгыр табигать китергән бәла-казаның “баласы” гына булган. Бу көнне аның “анасы” Такталачык авыл җирлеген ныклылыкка сынаган.

6 август көндез Актанышта яуган көчле яңгыр хакында кичә хәбәр иткән идек инде. Синоптиклар фаразлаган көчле җил, яшенле яңгыр Актаныш районын шул рәвешле генә куркыткан икән, шөкер, дип, җиңел сулап куйган идек үзебезчә. 

Әмма үзәктәге яңгыр  табигать китергән бәла-казаның “баласы” гына булган. Бу көнне аның “анасы” Такталачык авыл җирлеген ныклылыкка сынаган. 

Көтмәгәндә чыккан көчле җил, дөньяны караңгылыкка күмгән болытлар Такталачыкта коточкыч нәтиҗәләр китереп чыгарган. Ярты сәгать чамасы гына дулаган давыл шәхси секторларга шактый зыян салган, электр линияләрен яраксыз хәлгә китергән. Иң зур казаны  “Таң” хуҗалыгының ындыр табагы күргән. Мизгел эчендә икмәк  саклана торган ике амбарның түбәсен алып ташлаган ул.

- Торнадо булды бугай ул бөтенләй. Әйләнеп-әйләнеп торды бит, - дип искә ала кичәге вакыйганы хуҗалык хезмәткәре, - ярый төшке аш вакыты иде. Шуңа күрә кеше корбаннары юк. Юкса, бер амбар эчендә кайткан икмәкне эшкәртеп торучылар бар иде. Ходай саклаган инде. 

Калай профнастилдан эшләнгән түбәнең бер ягы, торба, ныгытмалары белән бергә,  байтак ара очып барып, икенче корылма өстенә барып төшкән. Икенче як түбәне исә торнадо әйләндереп җиргә салып куйган. Көзге чәчүгә әзерләнгән бөртекләр дә зыян күргән. Быелгы икмәкне, гомумән, су эченнән алып, башка корылмага күчергәннәр. 

“Таң” хуҗалыгы кичәге гарасат нәтиҗәләрен миллионнар белән исәпли.

- 1,5 – 2 миллион сумлык зыян күренеп тора. Иң гаҗәбе, әлеге корылмаларның берсе 3 ел элек тә давыл нәтиҗәсендә зур зыян күргән иде. Ул чакта аның түбәсен   демонтажлап кына калмадык, тулысынча яптык. Һәм менә тагын шушы ук хәл.  Ни сәбәпледер гарасат нәкъ шул полосадан үтә, - ди хуҗалык җитәкчесе Рафис Миңнеханов. 

Әмма “Таң” кемнәндер ярдәм көтеп утырырга җыенмый. Инде кичә үк көчле давылдан зыян күргән түбә ябуларын демонтажлау, чистарту һәм ватыкларын чыгару буенча эш башланган. Шунысы аянычлы, хуҗалыкның әлеге корылмалары иминиятләштерелмәгән булган. 

Реклама

Хәер, зыян күргән шәхси секторларның да нибары берсе генә иминиятләштерелгән Такталачыкта. Яңа төзелгән лапасларының түбәсен бөгәрләп ташлаган ихата хуҗасы йорт-җирне иминиятләштерергә өлгермәгән идек дип уфтана. Өстәвенә, “канатланган” түбә каршы як күршеләргә дә зыян салган. Ул зыянны кем капларга тиеш икәнен ачыклау белән мәшгүль алар. 

Нигездә, давыл ихатадагы каралты-кураларны пыран-заран китергән. Йортларга зыян килмәгән. Түбә калайлары урамның каршы ягына да очкан, хәтта көтүлеккә кадәр барып җиткән алар. Шактый еллар үзенең зурлыгы белән күңелгә шом салып торган тупыл агачы да кичә шартлап сынган. Нәтиҗәдә, газ торбасы бөгелеп, бер йорт утсыз төн чыккан. Кеше яшәмәгән йортның бер рәт шиферы да гарасатның юлына каршы торган булса кирәк – хәзер ул урын шиферсыз. 

Алдан  әйткәнчә, гарасат нәтиҗәсендә Такталачыкның бер урамында электр линиясенә зыян килгән, урында ут өзелгән. 
Бәхеткә, газ, телефон элемтәсе, ут буенча проблемалы урыннар килеп чыкса да, әлеге хезмәттә эшләүчеләрнең оператив эш йөртүе нәтиҗәсендә, өзеклексезлекләр килеп чыкмады. кешеләргә зыян килмәде. Аларга чиксез рәхмәтлемен, эндәшү белән килеп җиттеләр. Авыл халкы да, бердәм булып, үз техникаларында гарасат нәтиҗәләрен бетерүдә зур эш башкарды, - ди авыл башлыгы Рәдис Мирзануров. 

Җирлек башлыгы зыян күрүчеләргә кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә дә тырышачагын белдерде. 

Табигать бәла-казасыннан берәү  дә иминиятләштерелмәгән. Шулай булгач, Ходай үзе сакласа гына инде, дигән өмет белән яшисе кала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев