Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ: Такталачык авыл җирлегенә яңа башлык билгеләнде

Бүген, 29 март көнне, Такталачык авыл җирлегенә башкарма комитет җитәкчесе билгеләнде.

Җирлекнең депутатлар составына әлеге вазыйфаны башкарачак  Илһам Сәлимҗан улы Шәмсуновны район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова тәкъдим итте. 


И.С. Шәмсунов 1974 елда Актаныш районының Чуракай авылында туган. Белеме – югары,  ул 1996 елда  РФ ЭЭМ Уфа юридик институтын тәмамлаган, квалификациясе буенча юрист. Илһам Сәлимҗан улы хезмәт юлын 1996 елда Актаныш эчке эшләр бүлегендә, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәре буларак башлый. 2001 елдан районның  җәза үтәтү инспекциясен җитәкли. 


Гаилә хәле: өйләнгән, тормыш иптәше Ландыш Җәүдәт кызы белән ике ул тәрбиялиләр. 


Район башлыгы урынбасары Рәйхан Флүс кызы җитәкчегә яңа вазыйфасында уңышлар теләде һәм йөкләнелгән бурычларны үти алачагына ышанычын белдерде.


Искәртеп үтәбез, 2016 елдан 2019 елның февраленә кадәр Такталачык авыл җирлеге башлыгы булып  Р.М.  Мирзануров хезмәт куйды. 18 февраль көнне аның гомере юл фаҗигасендә өзелде. Такталачык авыл җирлегендәге депутатлар җыелышы да Р.М.  Мирзануровны бер минут тынлык белән искә алудан башланып китте. Киңәшмәдән соң Рәйхан Галимҗанова, Такталачык авыл җирлегенең башкарма комитет җитәкчесе  Илһам Шәмсунов белән берлектә,   Мирзануровлар гаиләсендә булып, аның тормыш иптәшенең, якыннарының хәлен белеп чыкты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев