Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

ВАКЫТСЫЗ ЮГАЛТУ: Актаныш районы халкы Такталачык авыл җирлеге башлыгы Рәдис Мирзануров белән хушлашты

Р.М. Мирзануров туган авылы Түмерҗә зияратына җирләнде. 

Көтмәгәндә - уйламаганда, юл фаҗигасенә очрап, Такталачык авыл җирлеге башлыгы Рәдис Мирзануровның гомере өзелде. Аңа нибары 57 яшь иде.

Бүген, 19 февраль көнне, Актаныш халкы райондашыбыз белән мәңгелеккә хушлашты. Рәдис Мирзариф улын соңгы юлга озатучылар арасында район башлыгы Э.Н. Фәттахов,  район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Д.Ә. Харисов, җирлек башлыклары, хуҗалык рәисләре, оешма-предприятие җитәкчеләре бар иде. 

Р.М. Мирзануров туган авылы Түмерҗә зияратына җирләнде. 

Безнең белешмә: Рәдис Мирзануров 1961 елның 15 апрелендә Түмерҗә авылында туган. Вафатына кадәр гаиләсе белән Такталачыкта яшәде. 

1983 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, “Таң” хуҗалыгында инженер булып эшли башлый. 1984-2001 елларда –  баш инженер. Аңа “Татавтодор” оешмасының Актаныш бүлекчәсендә, “Теплосервис” оешмасында да шактый гына хезмәт куярга туры килә.

Реклама

2016 елдан Такталачык авыл җирлеге башлыгы итеп сайлана. Рәдис Мирзариф улының шуннан соңгы хезмәте шушы җирлектә җитәкчелек итүгә бәйле. Зур дәрт белән эшләгәнен, җирлек халкының хөрмәтен яулаганын күрдек. Сәләтле, эшлекле, тирән белүче, инициативалы, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлары аңа башкаларның ихтирамын казанырга ярдәм иткәндер. 

Авыл аксакаллары белән дә, социаль оешмалар белән дә уртак тел тапты. Һәрбер авылның проблемасын өйрәнеп, аның чишәргә омтылып яшәде. Түмерҗә, Әҗмәт кебек кече авылларны да читтә калдырмады. Такталачыкта яңа мәдәният йорты төзелде, яңа мәчет сафка басты. Авыл утлары балкып тора. Юллар төзекләндерү, мәдәниятне үстерүгә игътибар итте. Бу эшләрнең һәммәсендә Рәдис Мирзануровның өлеше зур. Алга куйган максатлары да авыл кешеләренең тормыш-яшәешен яхшыртуга юнәлгән иде. Әле тагын эшлисе дә эшлисе иде...


Актаныш муниципаль район Советы, район башкарма комитеты мәрхүмнең тормыш иптәшенең, кызының, оныкларының, туганнарының авыр кайгысын уртаклаша.  Кылган игелекле гамәлләре аның үзенә савабын арттырсын. Авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын. 

Әлеге фаҗигагә юлыккан Флүзә Фәрит кызының, савыгып, тизрәк аякка басуын, авыр кайгыга бирешмәвен телибез. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев