Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ: Тимер кадәр тимерне буйсындырган Актанышның асыл егете татар гармунына беренче һәйкәлне ясаган

10 еллап дин юлыннан баручы Азат Сәрвәровның күңелендә йөрткән хыялы да бар. Ул киләчәктә тимердән Коръән китабының тышлыгын ясарга ниятли.

Татар халкының тарихында беренче тапкыр гармунга куелган һәйкәл-стеланың авторы – Актаныш районы, Яңа Әлем авылы егете Азат Сәрвәров. 27-28 июнь көннәрендә Актанышта үтәчәк “Актаныш гармуннары” Бөтенрәсәй татар гармунчылары фестиваленең төп символына әвереләчәк әлеге экспонатны райондашыбыз 15-16 көн эчендә тимердән чүкеп ясаган. 

Хәер, Азат Сәрвәровның тимердән чүкеп эшләнгән экспонатлар багажы шактый. Алар арасында урам капкалары, ат чаналары, самоварлар, сандыклар, өстәл-урындыклар, мангаллар, йорт декорлары бар. 

Тимер кадәр тимерне буйсындыра алган асыл ирнең яшәгән йорты да урамны ямьләп тора: чүкеп, коеп эшләнгән капкалары гына да ни тора аның?! 

Азат үзе эретеп-ябыштыручы һөнәрен үзләштергән, бүген Актанышның бер оешмасында хезмәт куя. Эштән буш вакытларда күңеленә якын булган тимерчелек белән шөгыльләнә. Тимер остасы үзе әлеге өнәрен бабасыннан килгән сәләт дип әйтә. Заманында аның бабасы Сәрвәр даны еракларга таралган оста тимерче булган. Аның тимердән скрипка ясавы әле бүген дә халык телендә  соклану булып яши.   

Нигездә, Азат әфәнде үз иҗат җимешләрен дуслары-туганнары соравы буенча ясый. Эскизларын төнлә уйлап ятам ди райондашыбыз.

Хезмәтендә зур хөрмәткә ирешкән райондашыбыз 3  балага тормыш биргән тату гаиләнең башлыгы. Тормыш иптәше белән алар ике кыз, бер ул тәрбиялиләр. Останың кечкенә улына август аенда бер яшь тула. Кем белә, бәлки ул да ерак бабаларыннан килгән тимерче һөнәрен үз итеп, әтисе салган сукмактан атлар әле. Азат Сәрвәровның кызларына да ят түгел әлеге һөнәр. Олы кызы Айгизә быелдан дизайнерлык һөнәрен үзләштерергә ниятли, Асылъяр беренче сыйныфка укырга бара. Кызлар бик матур итеп рәсем төшерәләр, әтиләренә бик теләп ярдәм итәләр икән. 

Татар гармунына беренче һәйкәлне тимердән үз куллары белән ясаган Яңа Әлем авылы егете тыйнаклыгы белән дә таң калдырды безне. Берәү булса, күкрәк киереп мактаныр иде, мөгаен. Хәер, кулы эш белгән кешеләргә мактану дигән сыйфат, гомумән,  хас түгел ахры. Андыйларга халык  иң югары бәяне үзе куя ул! 
 

PS: Язманы һәм фотоларны автор һәм редакция рөхсәтеннән башка сайтларга һәм башка басмаларга күчереп алу тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев