Актаныш

АКТАНЫШ ТАГЫН ШАККАТТЫРА: Гармунчылар фестивалендә район башлыгы гармун уйнаячак, гармунга беренче һәйкәлне дә актанышлылар ача (+ ВИДЕО)

Мәңге тузмас гармунның бер өлешен интернет киңлекләренә урнаштырабыз. Һәйкәлне бөтен килеш 28 июль көнне “Актаныш басмалары” скверында күрергә мөмкин булачак.

27-28 июль көннәрендә Актаныш олуг кунакларны кабул итәчәк – Рәсәйнең 7 төбәгеннән гармунда уйнаучы осталар җыйнала бирегә. Самара өлкәсе, Удмуртия, Башкортстан республикалары, Киров, Төмән өлкәсеннән килгән 200дән артык гармунчы Актанышны моңга төрәчәк. 

Гармун бәйрәменең иң кульминацион нокталары икенче көнгә планлаштырылган. Аның беренчесе - Актаныш авылы урамнарыннан (Тукай, Татарстан, Б.Дәүләт урамнары) фестивальдә катнашучы гармунчыларның җырлап, биеп узулары. Парадны Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Э.Н.Фәттахов әйдәп барачак.  Энгель Нәвап улының башлап гармунда уйнавы үзе үк эксклюзив чыгыш булачагы көн кебек ачык. Моны күрми калырга ярамый! 

Фестивальнең икенче сюрпризы – татар тарихында беренче тапкыр гармунга һәйкәл ачылачак. Әйе, әйе, “Актаныш гармуннары” Бөтенрәсәй татар гармунчылары фестиваленең истәлекле стеласы нәкъ менә Актаныш җирендә урын алачак. Фестивальне оештыручылар бәйрәм көненә кадәр стелланың нинди булачагын сер итеп саклый. Стелланың авторы районның Яңа Әлем авылы егете, тимер остасы Азат Сәрваров. 

Гармунга ясалган һәйкәлне безгә сер итеп кенә күрсәттеләр. Аны тасвирларга сүз, матурлыгын сурәтләргә тел байлыгы җитми.  “Актаныш гармуннары” Бөтенрәсәй татар гармунчылары фестиваленең истәлекле стелласын үз күзләрең белән күрергә кирәк.  Мәңге тузмас гармунның бер өлешен интернет киңлекләренә урнаштырабыз. Һәйкәлне бөтен килеш 28 июль көнне “Актаныш басмалары” скверында күрергә мөмкин булачак. Килми калмагыз! 

Сүз уңаеннан, Бөтенрәсәй “Актаныш гармуннары” фестиваленең барлык чыгымнарын тулысынча Актаныш районы үзе күтәрә. 
 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: