Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ТР Премьер-министры урынбасары В. Г. Шәйхразыев һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Ә. Г. Когогина эш сәфәре белән Актанышка килде (ФОТОЛАР)

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, "КамАЗ-"КамАЗ" лизинг компаниясе" ААҖнең сатуны үстерү һәм лизинг буенча директоры Әлфия Когогина эш сәфәре белән Актанышыбызга килде. Аларны район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов каршы алып, районыбыз һәм аның кайбер социаль объектлары белән таныштырдылар....

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, "КамАЗ-"КамАЗ" лизинг компаниясе" ААҖнең сатуны үстерү һәм лизинг буенча директоры Әлфия Когогина эш сәфәре белән Актанышыбызга килде.
Аларны район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов каршы алып, районыбыз һәм аның кайбер социаль объектлары белән таныштырдылар.
Район башлыгы һәм килгән кунаклар Җиңү паркына узып, илебезне саклап һәлак булган батырларны искә алдылар, алр хөрмәтенә чәчәкләр салдылар.
Ә бу вакытта "Яшьлек" мәдәни үзәге янындагы мәйданда авыл хуҗалыгы продуктлары сату ярминкәсе оештырылып, анда сатып алучыларга ит-май кебек, көндәлек кулланыла торган азык-төлек товарлары тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев