Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ТРАДИЦИЯЛӘРНЕ САКЛАП: "Актаныш-информ" ММҮ районның почта хезмәткәрләрен хөрмәтләде (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Күркәм традиция буенча, “Актаныш-информ” ММҮ районыбыздагы почта хезмәткәрләренең тырыш-нәтиҗәле хезмәтен хөрмәтләп, аларга бүләкләр тапшырды

Мөхәрриятебез һәр ярты ел саен хат ташучыларыбызга шул рәвешле рәхмәт сүзләрен ирештерә, районыбыз сулышын яктырткан “Актаныш таңнары”н абуначеләребезгә җиткерүдә мөһим звено булып торган хезмәт ияләренә тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешү  өчен стимул бирә. 

Бу юлы 2019 елның беренче яртыеллыгына “Актаныш таңнары” газетасын иң күп яздыруга ирешкән почта бүлекчәләренә, хат ташучыларга Рәхмәт хатлары, бәһале бүләкләр тапшырылды. “Татмедиа” АҖнең “Актаныш-информ” филиалы җитәкчесе Руслан Усманов кулга-кул тотынышып эшләгән әлеге тармак вәкилләренә нәтиҗәле хезмәтләре өчен чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерде


Почта бүлекчәләре арасында игълан ителгән бәйге нәтиҗәләре буенча, беренче урынны 239 абуначене “Актаныш таңнары”на яздырган Яңа Әлем бүлекчәсе яулады, җитәкчесе Р.Р. Сафина; Икенче урында - 157 язылучы белән  Такталачык җирлеге почта бүлекчәсе, җитәкчесе З.Р. Хөрмәтуллина. Өченче урынга 110 абуначене яздыруга ирешкән Чалманарат почта бүлекчәсе лаек булды. Җитәкчесе – Г.Ю. Кашапова. 

Реклама

Актаныш буенча иң күп яздыручы хат ташучылар булып, Нурия Басыйрова, Фидәния Зәкиева, Ландыш Сабировалар танылды. 

100 хуҗалыкка кадәр булган авылларда хат ташучылар арасында Адайдан  Дилбәр Хәбирова, Аккүздән Гүзәлия Шәйдуллина, Кәзкәйдән Разия Хисаевалар  Рәхмәт хатларына һәм бүләкләргә ия булды.

100 хуҗалыктан күбрәк булган авылларда хат ташучылар арасында Яңа Әлем авыл җирлегеннән Рузалия Хамидуллина, Әлфинур Фаррахова,  Такталачыктан Ләйсән Шакировалар җиңүче дип табылды. Тәбрик итәбез! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X