Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЯҢА ЕЛ АЛДЫ СӨЕНЕЧЕ: Бүген Актанышта модульле чаңгы базасы ачылды (+ ФОТОЛАР)

Биредә прокатка бирү өчен йөз комплект чаңгы да тезеп куелган, юлларны әзерләү өчен снегоход та бар.

Татарстанда 2013 елдан бирле универсаль спорт мәй¬данчыклары төзелә. Анда волейбол һәм баскетбол уйнарга, тренажерларда шө¬гыльләнергә була, ГТО тапшыру мөмкинлеге дә бар.


2017 елдан әлеге проект кысаларында районнарда чаңгы базалары да төзелә башлады. Узган елда Татарстанда 11 шундый база сафка баскан булса, быел тагын 6 чаңгы базасы республика халкының сәламәтлеген ныгытуга үз өлешен керткән. Шунысын искәртеп китү урынлы, чаңгы базасын төзегәндә, районнардагы ихтыяҗны, Татар¬станның чаңгы спорты һәм биатлон федерациясе төзе¬гән рейтингны исәпкә алалар. Бу - чаңгы теләсә кемгә эләк¬ми дигән сүз. 


Актанышта “Бүләк” чаңгы-роллер базасы моннан уң ел элек сафка баскан иде. Аның асфальтланган трассасы гына да күп кенә районнарга үрнәк итеп куярлык. 


Сәламәт яшәү рәвешен алып баруга йөз тоткан район буларак, Актаныш спорт корылмалары төзүгә, спорт мәйданчыклары булдыруга зур игътибар бирә. 2018 елны озатканда да, Республикабыз Актанышка кышкы бүләк ясады. 57 бистәдә бүген “Нәркә” чаңгы базасы рәсми төстә ачылып, ул беренче чаңгычыларны кабул итте. 


Чынлап та, йөз квадрат метрлы бинада киенү-чишенү, чаңгыларны саклау һәм аларга хезмәт күрсәтү бүлмәләре, тренер кабинеты бар. Биредә прокатка бирү өчен йөз комплект чаңгы да тезеп куелган, юлларны әзерләү өчен снегоход та бар. Әлеге базаны төзү һәм анда уңайлыклар тудыру якынча алты миллион сумга төшкән.


- Актанышыбызда чираттагы спорт объекты төзелешенә ярдәм күрсәткәннәре өчен республика җитәкчелегенә  зур рәхмәт. Киләчәктә чаңгы спортын үз итүчеләр тагын да артыр дигән ышанычта калам, - диде чарада катнашкан район башлыгы Э.Н. Фәттахов. 
 

Чара кысаларында, Россия спорт министрының 153 карары нигезендә нигезендә, Илфат Каюм улы Иманевкка ГТО нормаларының тугызынчы баскычы алтын билгесе тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев