ЯШӘЕШ: Актаныш районының 54 егете бер атна армия сафларында булды (+ФОТОЛАР)
Район мәктәпләреннән хәрби җыенга килгән югары сыйныф укучылары 7 көн дәвамында Ирмәш тау итәгендә чын солдат тормышы белән яшәделәр.
Укучыларның җиде көн дәвамында солдат тормышы белән яшәүләре вакытны дөрес бүләргә, режим кысаларына сыешырга өйрәтте: алар көн дәвамында строевой хәзерлек узды, физик күнегүләр ясады, кыр занятиеләрендә булды.
Хәрби җыенның соңгы көнендә исә командалар арасында нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләр билгеләнде. Актанышның 1 нче мәктәбе – беренче, кадет интернат-мәктәбе – икенче, Татар Суыксуы мәктәбе өченче урын яулады биредә. Ярышларда иң яхшы хәрби һәм физик әзерлек күрсәткән 10 егеткә Мактау кәгазе, истәлек бүләкләре тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев