Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЮХИДИ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ ҮРНӘК КҮРСӘТТЕ: Актаныш районында тимер атларны иярләүче гүзәл затларга ЮХИДИ хезмәткәрләре эксклюзив бүләк ясады (+ФОТОДӘЛИЛЛӘР)

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан,  Актаныш районының  ЮХИДИ хезмәткәрләре гүзәл затларга бик үзенчәлекле бүләк әзерләгән булып чыкты. 

Бәйрәм иртәсендә хакимият бинасы каршына килеп туктаган юллардагы тәртипне саклаучылар игътибарларын хатын-кызлар идарә иткән машиналарга юнәлтте. Моның сәбәбе бик гади иде - ЮХИДИ хезмәткәрләре хатын-кызларны язның тәүге бәйрәме белән котладылар һәм, әлбәттә, чәчәкләр бүләк иттеләр. Бәхет- шатлык, сәламәтлек теләп, юлларда йөргәндә игътибарлы һәм сак булуларын, кагыйдәләрне төгәл үтәүләрен сорадылар. Шулай ук кечкенә балаларны махсус урындыкларда йөртергә кирәклеген тагын бер тапкыр искәрттеләр.

 - Мондый акцияләр үткәрү матур традициягә әйләнеп бара, - диде район ЮХИДИ бүлеге вәкиле Ленар Ямалетдинов. - Хатын-кызларны котлау, аларга хөрмәт күрсәтү безгә дә бик күңелле. Гүзәл затларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү өчен бу бер сәбәп тә булып тора.

Руль артындагы гүзәл затлар инспекторларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм машина йөртүче ир-атлар өчен үрнәк булырга ышандырдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев