Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЮЛ БИРЕГЕЗ, КЫЗЛАР КИЛӘ: Актаныш районында “Автотуташ – 2019 ” титулына ия машина йөртүче билгеләнде (+ЧАРАДАН ФОТОЛАР)

- Соңгы елларда тимер атларны иярләүчеләр арасында хатын-кызларның шактый артуы күзәтелсә дә, алар ни өчендер “Автотуташ” бәйгесендә катнашырга атлыгып тормыйлар, - дип билгеләп үтте бәйгенең төп оештыручысы,  ЮХИДИ район фонды җитәкчесе  Лена Фазлиева. 


Бүген Актанышта традицион төс алган “Автотуташ” бәйгесе үткәрелеп, ул автомобильне иң оста йөртүче гүзәл затны билгеләде. 

- Соңгы елларда тимер атларны иярләүчеләр арасында хатын-кызларның шактый артуы күзәтелсә дә, алар ни өчендер “Автотуташ” бәйгесендә катнашырга атлыгып тормыйлар, - дип билгеләп үтте бәйгенең төп оештыручысы,  ЮХИДИ район фонды җитәкчесе  Лена Фазлиева. 

Чыннан да, статистикага күз салсак, юлларда ир-атлар белән бер дәрәҗәдә машина йөртүче хатын-кызлар артканнан арта бара. Күпләр гүзәл затларга карап сокланса, көчле затларыбыз аларга ниндидер курку белән карый. Юкса, руль артындагы хатын-кызларны игътибарлырак та, ышанычлырак та  дигәнне еш ишетергә туры килә. 

Районнарда старт алган “Автотуташ” бәйгесе юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләренә игътибарын юнәлтү максатыннан оештырыла.  Бәйгенең  кульминацион ноктасы исә Казан шәһәренә – барлык районнардан килгән  җиңүчеләрне бергә туплаган мәйданга туры килә. 

Актаныш районында быел үзенең автобомиль йөртү осталыгын күрсәтергә теләүче хатын-кызлар нибары бишәү иде. Хәер, катнашучыларның аз булуы чараның эш сәгатендә оештырылуына да бәйле булгандыр. Һәр икенче гүзәл затның машина йөртүгә хокукы (права)булуын исәпкә алсак, бүгенге мәйданда алар шактый булыр кебек иде. 

Бәйгенең беренче өлеше “Белая” автомәктәбендә  оештырылды. Автотуташларны районның ЮХИДИ вәкиле Ленар Ямалетдинов сәламләп, аларга матур уңышлар теләде.Бәйге тәртибен  автомәктәпнең инструкторы Алмаз Шәйхразиев аңлатты. Биредә катнашучылар теоретик белемнәрен сынап, 20 сораудан торган билет чиште. Аннан соң исә бәйге Актаныш технология техникумының махсус мәйданчыгында дәвам итте.  

Катнашучылар арасында ун ел чамасы  стажга ия машина йөртүчеләр белән беррәттән яңа гына руль артына утыручы яшь кыз да  бар иде. Мәрьям Хисматова машина йөртү таныклыгын шушы айда гына алган һәм үзен тагын бер тапкыр сынап карарга уйлаган. Хәер, аның теоретик өлешне нибары бер генә хата белән ясап чыгуы ук калганнарны сагайтты – яшьлек үҗәтлеген практик өлештә дә күрсәтте Мәрьям. Нәтиҗәдә, Актаныш районының  2019 елгы автотуташы булып та танылды ул. Димәк, нәкъ менә Мәрьям Хисматова 15 август көнне районыбыз данын республика күләмендә яклаячак. Аңа уңышлар телибез. 

Калган катнашучыларга килгәндә, дүртенче урынны Алинә Әскарова һәм Регина Сәлаховалар бүлеште. Җиңүчеләр өчлегендә исә икенче урын иясе Алсу Шәйхразиева һәм өченче урынга лаек булган Лилия Бәхтиева. Җиңүче гүзәл затларыбызга  ЮХИДИ район фонды җитәкчесе  Лена Фазлиева, ЮХИДИ вәкиле белән берлектә,  чәчәк бәйләмнәре, грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Гомумән, бәйгедән беркем дә бүләксез кайтып китмәде: “Автотуташ – 2019” бәйгесендә катнашучылар истәлек бүләкләренә ия булды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев