Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘР: Актаныш спортчылары Курскида җиңү артыннан җиңү яулый (ҖИҢҮЛӘР ИСЕМЛЕГЕ)

Курск шәһәрендә дәвам итүче XII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарында Актаныш спортчылары лаеклы урыннар яулавын дәвам итә.

Иртәгә, 7 августта, йомгак ясалачак ярышларның шактый нәтиҗәләре инде билгеле. 

Печән чабучылар ярышында Равил Хаҗиев һәм Лилия Гәлләмовалардан торган Татарстан командасы дәрәҗәле беренче урынга ия булды. Равил Хаҗиев шәхси беренчелектә дә абсолют җиңүче дип танылды. 

Өченче урын алган җиңел атлетлар командасының  тулысынча Актаныш спортчыларыннан торуы да күп нәрсә хакында сөйли. 

 Бөтенроссия авыл спорт уеннарында безнең республикадан спорт гаиләсе буларак чыгыш ясаучы Яппаровлар гаиләсе дә  гомуми нәтиҗәләр буенча бишенче урында. 

Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, полиатлон  буенча Татарстан данын яклаган Ирек Мөхәммәтов Актанышка Россия чемпионы статусында кайтачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев