Актаныш

26 сентябрь – Бердәм агач утырту көне. Аңа син дә кушыл.

25 сентябрьдән 25 октябрьгә кадәр район үзәгендә һәм җирлекләрдә төзекләндерү, яшелләндерү һәм чистарту айлыгы узачак.

 

 Әлеге айлык барышында җирлекләр, оешма-предприятиеләр үзләренә беркетелгән кишәрлекләрне һәм бина яннарын чүп-чардан, коелган яфраклардан арындырачак. 26 сентябрь исә “Бердәм агач утырту көне” дип игълан ителә. 


Районны төзекләндерү, яшелләндерү чаралары ел дәвамында алып барыла. Язгы чисталык икеайлыгы кысаларында Актаныш авыл җирлегендә агач утырту буенча күләмле генә эшләр башкарылды. Болар хакында чираттагы брифинг барышында Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илфира Сергеева бәян итте. 

-Агач үстерүгә киң җәмәгатьчелекне тарту максатында җирлегебездә яшь үсентеләр утырту, аларны тәрбияләү ел әйләнәсе дәвам итә. Табигатьнең яшел үпкәсе булган агач-куаклар яшәешебезгә матурлык биреп кенә калмый, безнең саклаучыларыбыз булып, һаваны чистартуда зур роль уйныйлар. Шул максаттан чыгып, яз көне җирлек территориясендә урнашкан оешмалар көче белән өмәләр оештырылып, 861 төп юкә, 1585 төп нарат, 2250 төп чыршы, 1200 төп нарат үсентеләре утыртылды. Әгәр урамлап карасак, Мәктәп урамының ике участогында тау итәге буйлап, дамбадан чыкканда зират өлешендә – 635 нарат, Гамил Авзал урамы буйлап полоса формалаштырып 1800 төп чыршы, Төзүчеләр урамына 450 төп чырышы, 57 нче бистәгә чыгучы Салих Хөснияров урамының күпер өлешендә, тау итәге буйлап, ике якка 950 төп нарат, Баян Дәүләтов урамына ике яклап 161 төп юкә, Тынычлык проспектында Кайнар икмәк сату ноктасы яклап, 320 төп пихта, зәңгәр чыршы, юкә агачлары үсентеләре утыртылды. Әлеге изге гамәлне башкаруда катнашучыларның барысына да рәхмәтебезне җиткерәсе килә. 

- Сер түгел, Актанышта кеше гомеренә куркыныч тудыручы, көчле җилләрдә авардай агачлар да бар. Аларны юк итү буенча эш алып барыламы?

- Чыннан да Ленин, Тынычлык проспектларында урнашкан күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән йортка якын утыртылган, яки яшел зоналарда авария хәлендә булган зур яшьтәге каен, шомырт, миләш агачларын кисү, ботакларын сирәкләүне сорап мөрәҗәгатьләр күп керә. Вахитов, Үзәк, Индустриаль урамнарында шәхси йортларда яшәүчеләр картайган каен, яз айларында мамыгы очып, аллергия кузгатучы өянкеләрне кисүне сорыйлар. Агачларның авария хәлендәге торышы халык өчен куркыныч тудыра. Бигрәк тә көчле җил яки давыл вакытында агачлар кешеләргә, транспортка, биналарның, йортларның түбәләренә, электр тапшыру линиясенә, газүткәргечләргә аварга мөмкин. Һәр мөрәҗәгать җирлекне төзекләндерү комиссиясе әгъзалары тарафыннан урынга чыгып карала. Агачларга кабыкларының торышы, үлчәме, юлга авышлыгы, гөмбә чирләре, черегән урыннары буенча комплекслы бәя бирелә. 

-Быелгы көзге өмәләр барышында да Актанышта агач утырту планлаштырыламы?

-Әлбәттә, планлаштырыла. Быелгы көздә Салих Хөснияров исемендәге урамның күпер өлешендә уң яклап тау битенә, Гамил Авзал, Баян Дәүләтов урамнарына ике яклап агачлар утыртылыр дибез. 

Реклама

Табигатьне саклау һәркемнең изге бурычы. Урманнарга да агачларны өстәп утыртып торсаң гына алар үзләренең шаулавы белән сөендерәчәк. Шулай ук полосаларга да агачлар утырту тирә-якны яшелләндерүдә мөһим роль уйный. 26 сентябрь - Бердәм агач утырту көне дип игълан ителә. Үсентеләр исә нигездә Югары Богады авылындагы питомниктан алына. Шул уңайдан Минзәлә районара урманчылыгының Актаныш районы буенча җитәкчесе Әгъзәп Әхмәтгалиев әзерлек эшләре хакында аңлатып үтте.

-Сентябрь аеның өченче декадасында урманнарны саклау дигән акция игълан ителде. Аның барышында без урманнарга һәм авыл җирлекләренә агачлар утырту, булганнарын тәрбияләү, урман тирәләрен чүп-чардан, ауган агачлардан арындыру эшләре башкарырга тиеш булабыз. Бүгенге көндә яз көне утыркан 5 еллык агачларга инвентаризация үткәрү бара. Аларның күпмесе үскән, нинди тәрбия кирәклеге,  үсеп китә алмаганнары урынына күпме үсенте кирәк булачагы ачыклана. Быел яз көне 33 гектар мәйданда агач утыртылды. 330 гектар мәйданда җәй айларында үсентеләр чүп үләннәреннән чистартылды. 340 гекатр мәйданда корткычларга каршы күзәтү үткәрелде. 2020-2021 елларда кисү өчен кишәрлекләрне әзерләү тәмамланып килә. 

Акциянең башлангычы буларак,  бүгенге көндә кадет интернат-мәктәбе укучылары питомникта чүп үләннәреннән арындыру эшләре алып баралар. Аларның ярдәме безгә бик зур. Җәй көне дә булыштылар. 

-Бердәм агач утырту көнендә агач утыртуда катнашырга теләге булган авыл җирлекләре кемгә мөрәҗәгать итәргә тиеш булалар?

-Агач үсентеләре Югары Богады авылындагы питомникта тәрбияләнә. Анда мастер булып Альберт Гардиханов эшли. Аңа да, безгә дә мөрәҗәгать иткәндә каршылыклар булмас. Шуны да әйтергә кирәк, агачларны көнендә алып, шул ук көнне утырту зарур. 

-Урман буйларында җир биләмәләре булган оешма-предприятиеләргә, хуҗалыкларга янгыннарны булдырмау максатыннан нинди таләпләр куелуы хакында да әйтеп үтсәгез иде.

-Урман буйларында файдаланылган да, файдаланылмаган җирләр дә бик күп. Урман хуҗалыгы үзе генә бу эшләрне башкарып чыга алмый. Шунлыктан  хуҗалыкмы ул, фермер хуҗалыгымы, әгәр дә аңа беркетелгән җир урман  белән чиктәш икән, алар ун метр киңлектәге территорияне чүп-чардан, янып китәрдәй коры куралардан арындырып торырга тиешләр. Әгәр моңа мөмкинлекләре булмый икән, урман кырыйлары янгын була калса, ут урманга кермәсен өчен сөреп чыгылган булырга тиеш. Моңа игътибарны арттырсыннар иде. 

-Табигатьне саклау буенча сез укучылар белән даими эш алып барасыз. Пандемия сәбәпле, яз көне бу туктап торган иде. Хәзер мәктәпләрдә укулар башланды. Бу эш дәвам итәчәкме?

-Әлбәттә, дәвам итәчәк. Агач утыртуга аларны да җәлеп итәрбез дибез. Ә инде әлеге эш барышында аларда үзләреннән-үзләре табигатьне сакларга кирәклеге хакында фикер туачак. Чөнки үзе утырткан агачны берәүнең дә йолкып атасы да, башкалардан да аттырасы килми. Барлык райондашларны агач утыртуда катнашырга чакырабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: