Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
«Ак калфак»лылар — милләтнең йөзек кашы!

АКТАНЫШНЫҢ «АК КАЛФАК»ЛЫЛАРЫ:Мамадыштагы күчмә утырышта булдылар!(+ФОТОЛАР)

15-16 июль көннәрендә Татарстанның Мамадыш шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Региональ»Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасынын күчмә утырышы узды. Безнең Актаныш районыннан да бирегә делегатлар чакырулы иде. «Ак калфак»ның урындагы җирле бүлекчә рәисе, муниципаль районның Башкарма комитетның Архив бүлеге җитәкчесе Айгөл Галимҗанова һәм «Актаныш-информ» җитәкчесе-баш-мөхәрриренең радиотапшырулар буенча урынбасары Әлфия Мөхәммәтова катнаштылар.

                                                  Анда "Ак калфак" татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, 6 чит илдән, Рәсәйнең төрле регионнарыннан, Татарстанның районнарыннан килгән бүлекчәләр җитәкчеләре катнашты. Өч көнлек программа кысаларында "Ак калфак" активист кызлары Мамадышның танылган шәхесләре, тарихи һәм истәлекле урыннары белән танышты. 

                                                  "Яруллиннар туган җир бездә,тик бездә генә" темасы астында Кече Сон авылында композитор Яруллиннарга багышланган скверны ачу тантанасында булдылар. Фәрит Яруллин музеена, Аллаһ йортына, тыл ветераннары хөрмәтенә мемориалга һәм паркка экскурсиядә дә йөределәр. 

                                                  Кирмән җыенында һөнәрчеләр мәйданчыгы, мастер-класслар, күргәзмәләр карадылар. Мәдәният йортында халык театры тарафыннан сәхнәләштерелгән "Данәгөл" спектаклен карап хозурландылар. 

                                                  "Ак калфак"лыларның күчмә утырышы-съезды Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Кадрия Идрисова һәм Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов катнашындагы пленар утырыш белән йомгакланды, агымдагы мәсьәләләр һәм бурычлар каралды.

                                                  Әлеге күркәм чараларның, олуг күләмдә, җитди тырышлык белән оештырылган съездның төп максатлары туган ягыбызда, үзебезнең туган җиребездәге күренекле шәхесләрне, татар халкының йолаларын, гореф гадәтләрен барлауга, туган телебезне саклауга юнәлдерелгән иҗтимагый эшчәнлек алып баручылар арасында тәҗрибә уртаклашу, җанлы, ихлас очрашулар булдыру иде.

                                                  Безнең Актаныш җирлегеннән барган ханымнар да әлеге күңелле вакыйганы бик ошатып, матур һәм гүзәл рухиятле очрашулардан илһамланып, рухи көч-куәт туплап кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы татмедиа Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Актаныш хәбәрләре Актанышский район #Район сулышы “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Актаныш-информ” Юлай Низаев Милләт Милли рух Әлфия Мөхәммәтова Татар-информ Татарлар Бөтендөнья татарлар конгрессы Актаныш FM Актаныш-информ 2022 ел - Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы Юлай НИЗАЕВ, "Актаныш-информ" Питрау Ак калфак Татары Айгөл Галимҗанова