Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Фирдүс Тямаев: “Концертымда бер фонограмма тапсагыз, ун миллион бирәм”

Актанышта ике көн буе Татарстанның Атказанган артисты Фирүс Тямаев үзенең “Ялгыз торна” дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясады.

Фирдүснең концертлары кайда гына булмасын, шулай берничә көнгә сузыла. Халык аны ярата, чыгышларын көтеп ала. Форсаттан файдаланып, Фирдүс белән аның иҗаты, хыял-максатлары хакында әңгәмә кордык.

-Фирдүс сезне Актанышта күрүебезгә шатбыз. Коронавирус сәбәпле, апрель аенда концерт программагыз белән килә алмагач, халык борчылган иде...

-Илебезгә генә түгел, бөтен дөньяда килеп чыккан коронавирус бөтен кешенең планнарын бозды, күп кеше эшсез калды. Бизнеслары бозылды. Алай гына да түгел, бик күп кеше авырды, күпләр әлеге чирдән көчкә арынып бара. Шактый кешенең гомерен дә алды ул зәхмәт. Ярты ел концертлар булмады. Хәзер аларны куя башладык. Әмма бүгенге тамашачының кәефе юк. Узган елларда куйган концертлар белән бүгенгесе арасында энергетика бик нык аерыла. Тик без тамашачының кәефен күтәрергә тырышабыз.

-Пандемия сезнең иҗатка да тәэсир иткәндер, вакытыгызны ничек үткәрдегез?

-Мин тормышта бик актив, нәрсә булса да, рәхмәт укый торган кеше. Миңа пандемия тәэсир итмәде. Төркемемне ничек бар, шулай тоттым. Кулдан гына йорт алган идем. Барыбыз да шунда мәш килеп эшләп яттык. Гаиләм белән булдым. Шул ук вакытта онлайн концертлар бирдем. Тамашачы рәхмәтләр әйтеп язды.

-Хәзерге концерт программагызны ни өчен “Ялгыз торна” дип атадыгыз? Әлеге җырның язылу тарихы турында да әйтеп китегез әле.

-Әлеге җырның сүзләрен Сәкинә апа Хәйруллина язды. Ул минем бик күп җырларымның шигырь авторы. Без икебез дә Норлаттан. Әйтик, “Гомер үтә”, “Үбим әле әнкәй кулларыңнан”, “Ташлап китмә, әнием”, “Дуслар була бу тормышта санаулы гына”. “Ялгыз торна” шигырен Сәкинә апа онкология хастаханәсендә ятканда, операциягә керергә 20 минут вакыт калгач язган булган. Мин исә аңа көйне шулай ук төшенкелеккә бирелгән, җаным актарылган вакытта иҗат иттем. Шул ук вакытта әни дә онкология хастаханәсенә эләгеп, операция ясатты. Аллага шөкер, икесе дә операциядән исән-сау чыктылар. Бу җырны әни бөтенләй тыңлый алмый. Ә үземнең бу җырны җырламаган, тыңламаган көнем юк. Көйгә әле һөнәри аранжировка да ясалмаган иде. Аны атна буе җырлап йөрдем. Шуннан Нияз Вәлиевка аранжировка ясыйк әле, дип шалтыраттым. Ул: “Вакытым юк”,- ди. “Кирәк, бит Нияз, үтенем сорыйм”, - дип аның янына бардым. Ике көндә аранжировка ясадык. Марат Мухинга барып баянга яздырдык. Шул рәвешле, әлеге җыр хитка әйләнде. Бу җырның аерым чәчәкләре бар, аерым күз яшьләре бар. Шуңа да күп уйлагач, программаны “Ялгыз торна” дип атадым. Иң күп алкышлар да шушы җырга дип уйлыйм.

-Сезнең концертта халык җырлый да, елый да. Аларны шушындый рухта тоту авыр биреләме?

-Бик тә авыр бирелә. Актанышта бигрәк тә. Чөнки биредә культура гел икенче, югары дәрәҗәдә. Шул тамашачыны биетү авыр. Чөнки кечкенә районнарда кеше бер-берсен белә, бер-берсеннән кыенсына. Шул ук Балтач, Саба, Әтнә районнарында да шул ук хәл. Тамашачы хәзер кем концертына килгәнен белеп килә. Анда кушылып җырларга, биергә кирәген дә беләләр. Минем концерт концерт түгел, бәйрәм ул. Бүгенге көндә халыкка да, җәмгыятькә дә аралашу җитми. Гаиләдә дә, эштә дә телефонга, компьютерларга беркеп, кемне атканнар, кемне суйганнар, кемнәр аерылган дип пычраклыкларны карап, агрессия җыеп утырабыз. Бу миңа да кагыла. Ә концертка халык аралашуны сагынып килә. Аны дефицит итеп кабул итәләр. Бүгенге көндә нигә балалар агрессив, нигә гаиләләр таркала?

Коронавирус вакытында гаиләләр күп аерылыша дип мактаналар. Бу бер дә көлке түгел. Бу - бәхетсезлек, кайгы. Мондый вакытта халык белән психологлар эшләргә тиеш. Мәктәпләрдә һәр сыйныфта бер психолог булырга тиеш дип исәплим мин.

Кеше концертка рәхәттән килми. Бигрәк тә пандемия чорында. Өч-дүрт сәгать дәвам иткән концерт вакытында кешене әз булса да, проблемаларыннан арындырып, кәефләрен күтәреп җибәрәбез икән, миннән дә бәхетле кеше юк. Концертыбызга яшьләр, балалар күп килә. Монысы аеруча сөендерә. Алар сәхнәгә чыгып чәчәкләр бирә, кушылып җырлый. Татарча җырлауларын күреп шатланам.

-Килешәсездер, бу инде телебезне саклап калуга да этәргеч булып тора.

-Чыннан да, шулай. Телебезнең югалмавы иң беренче гаиләдән торса, икенчедән иҗат дөньясына да бәйле. Бүгенге көндә бигрәк тә. Китапханәгә кеше йөрми. Нәрсә кала, концертлар, спектакльләр. Әгәр мин культура министры булсам, артистларны җыеп, бер дәүләт проекты ясар идем. Аның нигезендә авылда яшәүчеләргә бушлай концертлар куйдыртып, артистларга дәүләттән ярдәм булдырыр идем. Ул вакытта халык та концертларга күбрәк йөрер, милли мәдәният белән күбрәк кызыксыныр иде. Бу, әлбәттә, минем фикер.

-Өлкән артистлар арасында яшьләр фонограммага җырлый дигән фикер дә ишетелә...

-Аны без дә ишетәбез. Әмма сигез сәгатьлек концертларымда да бер фонограмма да кулланганым юк. Тамашачыны алай алдап булмый. Әгәр концертымда бер фонограмма тапсалар, шул кешегә ун миллион акча бирәм. Эстрадага шундый артистлар килде, гел биеп, акырып йөриләр, дип тә әйтәләр. Бу миңа кагыладыр инде. Әмма мин дүрт сәгать буе биеп тормыйм бит. Менә Актанышта да ике көн концерт куйдык. Заллар тулы. Бер оешмага кереп тә реклама ясап йөрмәдек. Халык артистны яратмаса, аңа билетны бушка бирсәң дә, ул аңа бармый. Миңа Татарстанның халык артистын җырлаган өчен бирмәделәр. Норлатта 11 ел мәдәният йортында эшләгән эшем бар. Мин үз ягымның патриоты. Анда үткәрелгән һәр чарага ярдәмемне күрсәтеп торам. Халыкның үзе сайлаган артисты ул исемнәрдән күпкә биегрәк дип саныйм.

-Күңелегездә йөрткән, их, дигән хыялыгыз бармы?

-Бар. Аллаһы Тәгалә бер-ике кыз бирсен иде дим. Кызлар да тәрбиялисе килә. Ходай Тәгалә чир, ялгызлык, ятимлек, хәсрәтләр, төрмә юллары бирмәсен.

-Тормышта үз урыныгызны таптым дип исәплисезме?

-Мин бу дөньяда бик бәхетле ир-ат. Чөнки бүген минем бар нәрсәм дә бар. Иң беренчесе, әти-әни биргән тәрбиям, икенчедән көчле милләтем бар. Минем гаиләм, балаларым бар. Һәм концертыма яратып йөрүче тамашачым бар. Актаныш тамашачысына да концертыбызга килгәннәре, кушылып җырлап, биеп утырганнары өчен рәхмәт. Киләчәктә дә шушы залларда очрашырга язсын.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Алга таба да иҗади уңышлар сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев