16 октябрь 2020 яңалыклары
-
Татарстанда электр самокатлары турында Юл хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләр турында фикер алыштылар
ЮХИДИдә узган түгәрәк өстәлдә дәүләт автоинспекциясе башлыгы Ленар Габдерахманов шундый саннар китерде. Түгәрәк өстәл барышында белгечләр Россия транспорт министрлыгы бер ел элек тәкъдим иткән юл хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләр турында фикер алыштылар.
-
М12 трассасы төзелешенә РФ бюджетыннан дистәләгән миллиард сум акча керәчәк
Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры фикеренчә, юл төзелеше яңа эш урыннары булдырырга һәм алга таба М7 һәм М5 юлларын берләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
-
Казанны көньяктан урап узу юлы шәһәр тирәсендә Мәскәүдәге кебек боҗра юл булдырырга мөмкинлек бирәчәк
М12 автотрассасын төзү нәтиҗәсендә республикада яңа юл барлыкка килергә мөмкин.
-
"Татарстан көзгесе " Бөтенроссия экопроектлар конкурсында тавыш бирүдә җиңде
Республика халкы ярдәме белән Зәңгәр күлләрне төзекләндерү буенча проект 18 мең 476 тавыш җыйган.
-
Татарстанда М12 автоюлын төзү буенча эшче төркем төзелде
Хакимият органнары вәкилләреннән тыш, төркем составына республиканың Лаеш районында яшәүчеләрнең инициатива төркеме керде.
-
ТР сәламәтлек саклау министрлыгы ОРВИ белән авырганда коронавирустан препаратлар кабул итү ни белән янаганын аңлатты
Хәтта Covid-19 диагнозы булганда да, яңа коронавирус инфекциясеннән барлык препаратлар да конкрет пациентны дәвалауда ярдәм итмәячәк.
-
Роза Шәйдуллина: “Дары мичкәсе өстендә яшим”
-Мин үземне дары мичкәсе өстендә яшәгән кебек хис итәм. Зинһар ярдәм итегез, -дип шалтыратты безгә Әҗәкүл авылында яшәүче Роза апа Шәйдуллина. Килеп күрегез әле дип кат-кат шалтыратты ул. Ни булуын аңларга теләп, Әҗәкүлгә юл тоттык.
-
Фирдүс Тямаев: “Концертымда бер фонограмма тапсагыз, ун миллион бирәм”
Актанышта ике көн буе Татарстанның Атказанган артисты Фирүс Тямаев үзенең “Ялгыз торна” дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясады.
-
Татарстанда коронавирусның 39 яңа очрагы ачыкланган
Республикада пандемия башланганнан бирле барлыгы 7 мең 731 коронавирус белән зарарлану очрагы теркәлгән.
-
«Эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне» акциясе турында
Үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2020 елның 21 октябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе (алга таба - Идарә) Идарәдә һәм 12 территориаль бүлектә эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.
-
Өстәмә һәм айлык түләүләр кими: Ак Барс Банк бизнеска кредитларны 6,5 процентлы ставка буенча рефинанслый
Соңгы айларда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү төп икътисади темаларның берсенә әверелде. Пандемиягә бәйле катлаулы чорда дәүләт һәм илнең банк системасы компанияләргә ярдәм итү өчен шактый көч куйды. Татарстанның төп банкы булган Ак Барс Банк та уникаль тәкъдим белән чыкты.