Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Марат Әхмәтов Актанышка килде

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов районга эшлекле сәфәр белән килде. Кунакны район башлыгы Энгель Фәттахов каршы алды һәм озатып йөрде.

Марат Әхмәтов иң элек Әнәктә төзелүче " Бабайда кунакта" паркындагы эш барышы белән танышты. Җәмәгать үзәгендә авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Соңыннан " Әнәк" агрофирмасы игенче - механизаторларының хәлләрен белеп, куйган хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Актаныш икмәк кабул итү предприятиесенең эшчәнлеге белән танышып, аны югары бәяләвен әйтте.

Марат Әхмәтов сәфәре барышында мәктәп директорлары белән дә очрашты.

13 сентябрьдә узачак президент сайлаулары алдыннан үзенең фикерләрен дә җиткерде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев