Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Оренбург өлкәсенә тагы да зур су төнлә киләчәк дип фаразлыйлар

Оренбургта су басу белән бәйле ситуация тагы да начарлана. Зур су төнлә киләчәк, дип фаразлыйлар. Бу хакта шәһәр башлыгы Сергей Салмин хәбәр итә һәм гражданнарны тизрәк эвакуациягә чакырды. Хәзерге вакытка 2015 участок, 1535 йорт хуҗалыгы су астында калган, шуларның 188 е соңгы тәүлеккә туры килә. Шәһәрдә гадәттән тыш хәл режимы гамәлдә.

8 апрель иртәсендә Урал елгасындагы су биеклеге 872 смга җиткән, куркыныч 930 см дан башлана.

Орскиның Гагарин мәйданы беренчеләрдән булып су басу стихиясендә калды. Урамнардан чын елгадагы кебек су ташкыны ага. Шәхси йортларның түбәләрен су күмеп китте. Янәшәдә генә бүрәнәләр, чиләкләр һәм башка хуҗалык кирәк-яраклары  йөзеп йөри. Эвакуация игълан ителүгә карамастан, йөзләгән кеше су баскан йортларында кала бирә.

«Су төнлә килергә мөмкин, сез үз гомерегезне, якыннарыгызның гомерен куркыныч астына куясыз! Су басу зонасында яшәүчеләргә үз йортларыннан китәргә кирәк. Эвакуацияне кичектермәгез! Якындагы ике көндә вазгыять тагын да начарлана. Белгечләр фаразлавынча, суның биеклеге куркыныч тудырган биеклектән артып китәчәк. Моны көтмәгез! Хәзер үк китегез», - дип халыкка мөрәҗәгать итә шәһәр башлыгы Сергей Салмин телеграм-каналында.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев