Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга

Ураза-2024: Иске Богады авылында моңарчы күрелмәгәнчә ифтар мәҗлесе узды

Ураза аенда җәмәгать белән авыз ачу мәҗлесләре райондашларыбызга күңелле, рәхәт мизгелләр бүләк итә. Менә шундый игелекле ифтар очрашуы бүген Иске Богады авылы мәктәбендә оештырылды.

"Алмазагротрейд" җәмгыяте Иске Богады җирлеге халкы өчен зур ифтар ашы уздырды. Җәмгыятьнең идарәчесе Радик Солтанов җәмәгатьчелекне изге Ураза ае уңаеннан котлауларын җиткерде, тиздән башланачак язгы кыр эшләре алдыннан бу очрашу һәркемдә изге теләкләр генә уятты. 

Авылның имам-мөхтәсибе Финус хәзрәт Хәйретдинов Корьән аятьләре, хәдисләр белән вәгазьләде.

Ифтарда 70 тән артык кеше катнашты. Мул итеп әзерләнгән табынны "Акчарлак" кафесы зәвыкле итеп корган иде. Иске Богады авылы халкы әлеге җылы, дустанә мөнәсәбәтле авыз ачу мәҗлесеннән бик күңелләре булып таралышты.


Бүген Иске Богады мәктәбе ашханәсендә Богады җирлеге кешеләрен җыеп,ифтар ашы үткәргән  "Алмаз Холдинг" компаниясе җитәкчеләр Гомәровлар гаиләсенә, идарәче Радик Риф улына, аның тормыш иптәше Гөлчәчәккә авыл халкы исеменнән бик зур рәхмәт әйтәбе. Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны кабуллардан  итсен, күңелләребезне иман нуры белән баетсын, барчабызгада хәерле имин тормышлар насыйп итсен, җаныбызга нур, күңелгә яктылык,йортларыбызга иминлек, ризыкка бәрәкәт бирсен. Кылган догаларыбыз, теләгән теләкләребез кабул булып, дөньяларыбыз тыныч, табыннарыбыз мул булсын, барыбызда сәламәт булыйк,- дип фикерләре белән уртаклашты авылдашлар.

Изге гамәл дәвамлы булсын! 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев