Бу мөһим
-
«Актаныш-информ» корреспонденты Ләйсән Газизова «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау темасын яктыртудагы уңышлары өчен» номинациясендә җиңде
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең төп бинасында 2024 елда Кулланучылар хокукларын яклау темасын иң яхшы яктырту буенча VIII республика конкурсына йомгак ясалды.
-
Ленар Зарипов районыбызның алдынгы укучыларына: 2025 ел- Җиңү елы булсын!
Бүген Актаныш районы башлыгының чыршы бәйрәмендә районыбызның уку алдынгылары, төрле бәйге, конкурс җиңүчеләре хөрмәтләнде.
-
Татарстанда илкүләм проект ярдәмендә 1,7 мең километр автомобиль юллары ремонтланган
Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында 2017-2024 елларда 1 693 километр автомобиль юллары ремонтланган. Мәгълүм булганча, 2017-2019 елларда ул федераль өстенлекле проект рәвешендә гамәлдә ашырылды. Илкүләм проект буенча ремонт эшләренә барлыгы 67,8 миллиард сум юнәлдерелгән, аларның 40,7 миллиард сумы – федераль финанслар.
-
Владимир Путин белән туры элемтә - онлайн-трансляция
РФ Президенты Владимир Путин бүген туры элемтә белән берләштерелгән зур матбугат конференциясе барышында елга нәтиҗәләр ясый.
-
Актаныш районыннан әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы 68 укучы Татарстан Республикасы Чыршы бәйрәменә барачак
Актаныш районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы 68 укучы Татарстан Республикасы Чыршы бәйрәменә барачак. Әлеге тантаналы бәйрәм 25 декабрьдә Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда уза.
-
Актаныш укучыларына Россия Конституциясе көнендә паспорт тапшырдылар
Бүген, 12 декабрь, Россия Конституциясе көне Актанышның 14 яше тулган 5 укучысы өчен аеруча истәлекле булды, аларга Россия гражданы икәнлекләрен раслап, төп документ- паспортлар тапшырдылар.
-
Фәрит Арсланов: Россия Конституциясен беркайчан да бозмадым- армиядә дә, гражданкада да!
Бүген, 12 декабрь- Россия Конституциясе көне. Илебезнең төп законы кабул ителгән көн Актаныш халкы өчен дә зур бәйрәм. Актаныш районы “ФОРПОСТ” оешмасы педагог-оештыручысы Резеда Галләмова җитәкчелегендә бер төркем укучы яшьләр Актаныш урамнарына халкыбызны бу зур бәйрәм белән котларга чыктылар, райондашларга триколор тасмалары таратып, тагын бер тапкыр Россия Конституциясе, аның кабул ителү тарихы турында сөйләделәр.
-
Безнең көч – бердәмлектә
Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узды.
-
Татарстанда илкүләм проект буенча транспорт агымын күзәтүче 500 детектор урнаштырылган
Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча интеллектуаль транспорт системаларын (ИТС) гамәлгә кертүгә 2024 елда 141 миллион сумнан артык акча тотылган, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Ленар Зарипов Волонтерлар көне белән котлады
Хөрмәтле волонтерларыбыз! Сез өметне чынбарлыкка әверелдергән, олы йөрәкле, мәрхәмәтле кешеләр.
-
«Яшьлек» яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көнен бәйрәм иттеләр
Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне уңаеннан «Яшьлек» яшьләр үзәге хезмәткәрләре, Актаныш технология техникумы студентлары белән берлектә, истәлекле чара оештырдылар.
-
Балалы гаиләләр өчен яңа ташлама барлыкка килә
2025 елда эшләүче ата-аналар өчен яңа ташлама барлыкка киләчәк.
-
Татарстанда сәнәгать паркларының резидентлар белән тулу күрсәткече 76 проценттан арткан
Татарстанда сәнәгать паркларының тулылыгы буенча уртача күрсәткечләр 76,6 процентны тәшкил итте. Моңа дәүләт тарафыннан ярдәм чаралары күрсәтү бәрабәренә ирешелгән. Бу хакта ТР икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова республикада «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында хәбәр итте.
-
Кремльдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүнең рәсми логотибын күрсәттеләр
Кремль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүнең рәсми логотибы сурәтен күрсәтте.
-
Пучы мәктәбендә юл фаҗигаләрендә һәлак булган авылдашларны искә алдылар
Ноябрьнең өченче якшәмбесе-календарьдагы гади дата гына түгел, ә юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне. Бу көнне Пучы мәктәбендә узган искә алу чарасы катнашучыларның күңелләренә тирән тәэсир ясады.