Актанышта юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре каралды
Хакимият сәгате

Актанышта юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре каралды

Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ильфак Бариев рәислегендә юл хәрәкәте иминлегенә багышланган киңәйтелгән комиссия утырышы узды. Киңәшмәдә юллардагы аварияләр торышы, балалар иминлеге һәм юл инфраструктурасына бәйле актуаль мәсьәләләр күтәрелде.

Утырышта юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр каралды. Район юлларындагы вәзгыять, юл инфраструктурасының торышы һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар турында фикер алыштылар.

Балаларның юл иминлеген тәэмин итүгә аерым урын бирелде. Мәктәпләрдә «Өй – мәктәп – өй» маршрутларын яңадан карау, укучылар арасында рейдлар үткәрү, яктылыкны кире кайтара торган элементлардан файдалануны контрольдә тоту бурычлары куелды. Шулай ук мотоцикл, питбайк, мопед һәм башка транспорт чараларын балигъ булмаганнарның куллануына юл куймау буенча профилактик эшне көчәйтү кирәклеге ассызыкланды.

Киңәшмә барышында районда кышкы чорга әзерлек, бозлавык вакытында юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм проблемалы участокларда өстәмә чаралар күрү мәсьәләләре дә каралды.


Нет комментариев