Актаныш

Актаныш районы

16+
Хакимият сәгате

“Җиңү җыры урамнарда”, “Җиңү вальсы” акцияләрен үткәрү турында Нигезләмә

“ВАТАН ДӘШӘ!- РОДИНА ЗОВЁТ!” фестивале кысаларында авыл җирлекләрендә, район үзәгендә “Җиңү җыры урамнарда”, “Җиңү вальсы” акцияләрен үткәрү турында Нигезләмә.

Конкурсны гамәлгә куючы: Актаныш муниципаль районы
Башкарма комитеты.

Оештыручылар:

  • Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты
  • Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының социаль һәм
  • агарту бүлеге
  • Актаныш үзәкләштерелгән клуб системасы
  • Актаныш район мәдәният йорты
  • Актаныш узәкләштерелгән китапханә
  • Актаныш районы Оешма, предприятиеләр
  • Актныш районы уку – укыту учереждениеләре

Акцияләрнең максаты:

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын, Ватанны саклаучылар елы уңаеннан
2025 нче елның май, июнь айларында авыл җирлекләрендә, район
үзәгендә “Җиңү җыры урамнарда” һәм “Җиңү вальсы”
акцияләре игьлан ителә. Әлеге акцияләр Актаныш халкын Җиңү
елы кысаларында бер йодрыкка туплау, бергә бердәм рәвештә яшь
буынга, балаларга Бөек Җиңүнең әһәмиятен, мәгьнәсен, асылын
аңлату, күрсәтү, сөйләү максатынан уйланылган. Ватан сугышы,
тыл геройларын кабаттан искә төшереп, алар турында мәгьлүмәт
туплап, киң җәмәгатьчелеккә яңгырату, геройларыбызга, район
тарихыбызга, хөрмәт йөзеннән һәрберебездә гражданлык хисен
ныгыту, күмәк оешу, Әфганстан, Чечен сугышларының, Махсус
хәрби операциядәге батырларыбыз хакында дан җырлап үтү.

Акцияләрнең үткәрү формасы:
Районыбыз үзәгендә, авылларында геройларыбыз исемен йөрткән,
шулай ук тарихи мәгънәгә ия урамнар бар. (Мәсәлән: Аскы Актанышта иске военкомат урыны. Биредән күпме кеше яуга киткән, күпмесе кайтмаган һ.б)

Элмә такталар эленгән йортларыбыз,
батырларыбыз яшәгән өйләргә туктап үтәргә, Җиңү җырларын
искә төшерергә, Җиңү вальсын әйләнергә чакырабыз.

Акцияләрне оештыруга җаваплы:
Җирлек башлыклары, уку-укыту учреждениеләре, оешма
җитәкчеләре катнашучылар белән тәэмин итә.
Үзәкләштерелгән китапханә: Акция үтәчәк урамнарны барлый,
геройларны таба, информацияне халыкка алдан җиткерә, чакыра,
туплый,күргәзмә ясый.
Үзәкләштерелгән клуб системасы: Сәнгати бизәлеше, җырлар,
биюләрне оештыра.

Акцияләрне үткәрү шарты:
Район үзәгендәге йөрештә Җиңү байрагы урамнан - урамга
йөртелә, ә авыл җирлекләрендә бер авылдан – икенче авылга
тапшырыла (график нигезендә).

1 нче өлеш
Акцияләр 2025 елның 12 май көнендә Аскы Актанышның элекке
военкомат урыныннан старт ала. Алдан билгеләнгән оешма
каршысында туктый. Каршы алучылар хор группасы, җырчылар,
сөйләүчеләр булырга мөмкин, дүрт пар вальс биючеләрнең булуы
мәҗбүри. Җитәкче үзе яисә оешмада эшләүче, шушы оешманың
сугыш чоры тарихын, аннан соңгы вакыйгалар, батырлары,
турында информацияне җиткерә һәм акция барышына кушыла.
Аскы Актаныштан башланган маршрут билгеләнгән урамнарны
үтеп Җиңү паркы каршында туктый.

2 нче өлеш
Җиңү паркы мәйданында “Җиңү вальсы” игълан ителә.
Җырлар яңгырый. Мәйдан вальс әйләнүчеләр белән тула (шәфкать
туташлары вальсы, чыгарылыш вальсы, балалар вальсы, тынычлык
вальсы, фронтовиклар, авыл яшьләре вальсы, театраль вальс. һ.б)

3 нче өлеш
Район үзәге аша үткән Җиңү байрагын Кәзкәй делегациясе (авыл
җирлеге башлыгы, җирлектәге уку-укыту учреждениесе,
мәдәният йорты җитәкчеләре, авылның данлыклы кешеләре,
гаиләләр, спортчылар, волонтёрлар булуы шарт) кабул итеп ала.
Билгеләнгән числода нәкъ шушы тәртиптә Кәзкәй урамнары аша
җирлек халкы үтә. Шул рәвешле бар җирлекләр дә, кечкенә авыллар да әлеге акцияләрне йөреп үтә. Җиңү байрагы район үзәгенә 22 нче июнь көнне “Хәтер” митингына кайтып керергә тиеш.

Киенү формасы: Халык массасының 1940-1945 нче ел модасы
белән киенү шарт. (Фронтавиклар киеме, авыл халкы, шәһәр
халкы, медиклар, студентлар, завод эшчеләре, комсомоллар,
пионерлар һ.б)


Искәрмә: Акциядә катнашкан җирлек А4 форматында 4 шт. ким
түгел фото алып килә, ахырдан бар фотолар бергә тупланып зур
альбом ясалып архивка тапшырыла. Акцияне фотоформатта
күрсәтү, видео репортажлар туплау мәҗбүри,  җирлек
башлыкларына йөкләнә. Барлык материаллар бергә тупланып,
фотоакция, видеоакция рәвешендә дөнья күрергә тиеш.

Авыл җирлекләренең графигы:
13 май - Кәзкәй авылы , Тыңламас
14 май - Аеш
15 май -Я.Әлем, И.Әлем
16-17 май - И.Богады, Солтангол, Я.Җияш, Каенлык, Ю.Богады
18-19май - Аккүз, Ахун, Чишмә, Меңнәр, Михайловка, Я.Кадермәт
27 май - И.Байсар,Я.Байсар,Чишмәбаш,Чиялек
28 май - Чуракай, Әгьбәс, Җылан
29 май - Ю.Яхшый,Т.Яхшый, Табанлыкүл ,Тәкмәк
30 май - И. Сәфәр, Кадермәт,Терпеле
31 май - Усы, Качкын
2 июнь - Айман,Колын,Чиялек
3 июнь- Пучы, Әнәк
4 июнь - Зөбәер,Түке
5 июнь - Әтәс, Апач, Бикчәнтәй, Чат, Чынык
6 июнь- Күҗәкә,Т.Урьяды, И.Урьяды, Адай
7-8 июнь - И.Кормаш, Я.Балтач, И.Балтач, Шәбезбаш, Кыркаентүбә
9 июнь- Т.Суыксу, М.Суыксу, Карт, Я.Кормаш
10июнь - Ямалы , Бүләк , Буазкүл
11 июнь - Мәсәде, Бурсык
12 июнь - Чалманарат, Т.Гәрәй , Ю.Гәрәй, Шәбез, Калмаш
13 июнь -Такталачык, Түмерҗә, Әҗмәт
14 июнь - Теләкәй,И.Җияш
15 июнь- Уразай, Шәрип, Мерәс, Илчебай, Куян
16 июнь- Актанышбаш,Чөгәнә, Әҗәкүл

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев