Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Казанда Актаныш якташлык җәмгыятен җитәкләүче Вәсим Вахитов МХОдә һәлак булганнарның балаларына Яңа ел күчтәнәчләре юллады

Үзләре күптән башка төбәкләрдә яшәсәләр дә, күңелләре белән һаман туган якта, аның кешеләрен сагынып, кайгыртып яшәүче якташларыбыз белән без чиксез горурланабыз. Казанда Актаныш якташлык җәмгыятен җитәкләүче Вәсим Вахитов әнә шунды хөрмәтле затларның берсе.

 Вәсим Хуҗаҗан улы Яңа ел алдыннан махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашларыбызның гаиләләрен сөендерде, балаларга атап 18 күчтәнәч пакеты җибәрде. Һәрбер балага икешәр пакет тулы тәм-том, күчтәнәчләр беразга гына булса да сабыйларның күңелен күтәрер, батыр әтиләренең рухы шатланыр.  

Район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев күренекле якташыбызның әманәтен үтәп Шәбез авылында яшәүче Азалия Хөсниярова янына барды. Азалия махсус хәрби операциядә һәлак булган батырыбыз Илдар Илшат улының кызы.

Актаныш районында әтиләре махсус хәрби операциядә һәлак булган балаларның саны 9, киләчәктә аларның саны артмасын, сугыш уты тукталсын иде.

Ятимлек ачысын бик иртә татыган бу сабыйлар әлеге күчтәнәчләрне олы рәхмәт хисләре белән кабул итеп алды. Бу гаиләләргә күчтәнәчләр авыл җирлеге җитәкчелеге, туганнары аша тапшырылды. 

Иганәченең Яңа ел күчтәнәчләре күчтәнәчләр беразга гына булса да сабыйларның күңелен күтәрер, батыр әтиләренең рухы шатланыр. Неонацизм тарафдарларын тар-мар итү барышында һәлак булган әтиләр- безнең янәшәдә генә яшәгән, эшләгән, гаилә корып балалар үстергән авылдашларыбыз, якташларыбыз. Аларның даны-мәңгелек! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев