Кәзкәй авылына керү юлы яңартыла
Хакимият сәгате

Кәзкәй авылына керү юлы яңартыла

Кәзкәй авыл җирлегендә яшәүчеләрнең күптәнге үтенече тормышка аша. Бүген, 9 сентябрь көнне, Кәзкәй авылына керү юлында асфальт җәю эшләре башланды.

Юлның 300 метр озынлыктагы өлешенә асфальт түшәлә. Әлеге эшләр авыл халкы өчен зур әһәмияткә ия, чөнки юлның төзек булуы халыкның көндәлек тормышына уңай йогынты ясаячак.

Кәзкәй авылына керү юлы яңартылаКәзкәй авыл җирлегендә яшәүчеләр әлеге мәсьәләне уңай хәл итүдә ярдәм күрсәткән Актаныш муниципаль районы башлыгына үзләренең ихлас рәхмәтләрен җиткерә.


Нет комментариев