Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Ленар Зарипов 100 алдынгы укучыга: «Дөньяда иң авыры -кеше булып калу, кеше булып калыгыз!»

Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә 100 иң алдынгы укучы Актаныш районы башлыгының Чыршы бәйрәмендә катнашты. Сабир Өметбаев исемендәге дәүләт татар драма театры артистлары белән берлектә оештырылган бәйрәмне башыннан ахырына кадәр район башлыгы Ленар Зарипов та тамаша кылды.

               Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов балаларны Яңа 2023 ел белән тәбрик итеп иң изге теләкләрен җиткерде: 

 Моңа кадәр бик матур итеп уңышларга ирешкәнсез, алга таба да шулай булыгыз, сәламәт булыгыз, тырышып укыгыз. Укыган вакытта алган мәктәп аттестаты, диплом сезнең киләчәк тормышыгызга зур ишекләрне ачар. Республикабызга, илебезгә кирәкле, файдалы кешеләр булып үсегез. Гади булыгыз, гади булудан курыкмагыз, үзегез булып калыгыз. Дөньяда иң авыры -кеше булып калу, кеше булып калыгыз,- диде Ленар Рафак улы.

             Район башлыгының чыршы бәйрәме турындагы язмалар белән әлеге сылтамалар аша кереп укый аласыз:

 1. Актаныш районы башлыгының Чыршы бәйрәмендә 100 алдынгы укучы хөрмәтләнде

2.   Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучысы Алсу Насыйрова район башлыгының Чыршы бәйрәменә "Пробы пера" бадминтон ярышында I  урынга лаек булуы уңаеннан чакыру алган (фоторепортаж да шунда)

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев