Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хакимият сәгате

Ленар Зарипов район башлыгы кубогы өчен көрәшүчеләргә: Келәмгә чыга алу үзе батырлык!

Бүген районыбызда Актаныш хакимияте башлыгы призына көрәш ярышлары уза. Бәйгедә район мәктәпләрендә белем алучы 110 укучы катнаша.

Актаныш районы батыр көрәшчеләр тәрбияләгән төбәк булып тарихка керде.

Милли көрәшебезне үстерүдә 1998 елда район хакимияте башлыгы булып эшләгән, хәзерге вакытта Россиянең иң эре сәнәгать компаниясе- "Челтәр компаниясе" генераль директоры, якташыбыз, районыбызның Мактаулы гражданы Илшат Фәрдиев тәкъдиме белән башланып киткән район башлыгы призына көрәш ярышлары мөһим роль уйнады.

2024 елда әлеге ярышларның уздырыла башлавына 26 ел. Бүген районыбызның 110 көрәшчесе "Батыр" спорткомплексына район башлыгы призына көч сынашырга килде.

Турнирның тантаналы ачылышында район башлыгы Ленар Зарипов Илшат Шәех улының татар көрәшен үстерүдәге хезмәтенә рәхмәт белдерде. Әлегәчә Илшат Фәрдиев көрәшчеләргә даими ярдәм итеп тора, мәсәлән, Әнәк авылындагы көрәшчеләр һәрдаим аның игътибарында.

Татар көрәше көчле затларны кечкенәдән физик яктан гына түгел, рухи яктан да тәрбияли.

- Урамда сугышып йөрү батырлык түгел, ә келәмгә аяк басу инде батырлык. Тормыш- ул үзе көрәш. Бу тормышта җиңеп чыгар өчен һәрьяклап, акыл һәм физик яктан сәламәт, шулай ук чиста уйлы булырга кирәк. Көрәш моның барысына да өйрәтә,- дип Ленар Зарипов спортчыларга аталарча киңәшләрен бирде һәм ярышта уңышлар теләде. Шулай ук көрәш спортының серләренә төшендергән барлык остазларга рәхмәтен белдерде. 

Район башлыгы призына оештырылган көрәш ярышында укучылар ике келәмдә 14 үлчәү авырлыгында бил алышты. Әлеге бәйгенең җиңүчеләре 26-28 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасының беренче Президенты кубогына узачак ярышларга чакыру алды.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев