Актаныш

Актаныш районы

16+
Хакимият сәгате

Мәдәният хезмәткәрләре көне белән!

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, әлеге өлкәдә хезмәт куйган мөхтәрәм ветераннарыбыз!

 

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез, 25 март – Мәдәният хезмәткәрләре көне һәм 27 март – Халыкара театр көне белән тәбрик итәм. 

Районда бер генә чара, бер генә бәйрәм дә сезнең хезмәтсез узмый. Ә үзешчән театрларыбыз - сәхнәнең йөзек кашы. Кайда гына чыгыш ясаса-лар да, тамашачыларның кайнар алкышлары моңа яхшы дәлил. 

Башкалар ял иткән вакытта сез, күңел җылыгызны кызганмыйча, халыкка хезмәт итәсез, матурлык бүләк итәсез. Яз фасылы табигатькә яңа су-лыш өргән кебек, мәдәният тә тормышка ямь өсти, кешелекне рухландыра. Киләчәк көннәрегездэ дә Сезгә иҗади уңышлар, гаилә бәхете, күңел күтәренкелеге, иминлек һәм яңа казанышлар телим!

Ленар Зарипов, Актаныш районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев