“Ватан Дәшә! Родина Зовёт!” фестивале: Җиңү Хәтер Мәйданы!
“Ватан Дәшә! Родина Зовёт!” фестивале кысаларында район үзәге оешмалары, предприятиеләре, учреждениеләре арасында «Җиңү Хәтер Мәйданы» бәйгесен үткәрү турында Нигезләмә.
Район үзәгенең һәр оешма, предприятиеләренең, төрле чор (Бөек
Ватан, Әфган, Чечен, Карабах, махсус - хәрби операция)
сугышларында Ватанны саклап көрәшкән үз геройлары, шул
чорның оешма, предприятиеләренең тарихы бар.
Актаныш районы жирлекләрендә, район үзәгендә шушы
геройларның рухларын, каһарманлыкларын мәңгеләштереп, һәр
елны май аенда үзенә жыя, туплый торган 80 нән артык
һәйкәлләр, геройлар исемен йөрткән, аларның эзен саклаган
урамнар, хәтер такталы йортлар, учреждениеләр, хәтер
аллеялары, бакчалары, парклары бар.
2025 ел - Рәсәйдә, Татарстанда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы,
Ватанны саклаучылар елы уңаеннан районыбызда төрле үтемле
чаралар аша буыннарны бәйләү, район, авыл халкын, хезмәт
коллективларын берләштерү, бердәмлек, патриотик хисләрне
тәрбияләү, төрле чор геройларының язмышын өйрәнү, хәтердән
җуймау, аларны таныту, данлау, киләчәк буынга җиткерү
йөзеннән район үзәге оешма, предприятиеләре арасында «Җиңү
Хәтер Мәйданы» исемле иң яхшы тематик арт-бизәлешкә бәйге
уздырыла.
Бәйгенең оештыручылары Актаныш муниципаль район Советы,
Актаныш районы башкарма комитеты, Актаныш авыл җирлеге
Башкарма комитеты.
Бәйгенең төп максаты: 2025 ел - Бөек Җиңүнең 80 еллыгын,
Ватанны саклаучылар елын, район үзәгендә урнашкан һәр оешма,
предприятиеләрендә югары дәрәҗәдә, лаеклы, бердәм каршы
алу.
Бәйгенен төп бурычлары:
— бәйгегә район үзәгенең һәрбер оешма, предприятие коллективларын бертигез җәлеп итү, аларга игътибарны арттыру;
— район үзәге оешма, предприятиеләрендә эшләгән төрле чор
геройларын, каһарманнарын барлык коллектив, киң
җәмәгатьчелек катнашында бергәләп барлау, хөрмәтләү, зурлау,
данлау, яктырту;
— бәйрәм рухын, бәйрәм төсен, акцияләр мәгънәсен һәр оешма,
предприятиеләрендә югары дәрәҗәдә ачу;
— һәр оешма, предприятие коллективларын Бөек Җиңүнең 80
еллыгы, Ватанны саклаучылар елында узучы бөтенрәсәй,
республика акцияләренә кушылуларын тәэмин итү.
Бәйгенең шартлары:
Бәйгедә район үзәгенең барлык оешма, предприятиеләре дә
катнашырга тиеш.
Бәйге 2 этапта үтә.
1 нче этап 1 апрельдән 16 июньгә кадәр оешма,
предприятиеләренең территориеләрендә «Жиңү Хәтер Мәйданы»
исемле ут белән яктыртылган тематик арт-объект (композиция)
булдыру һәм аны график нигезендә жюригә, район үзәге халкына,
оешма, предприятие коллективы катанашында презентация ясап
(ирекле формат, 30 минуттан артмасын ) күрсәтү, таныштыру.
«Җиңү Хәтер Мәйданы» тематик арт-объект (композиция) 2025
елда игълан ителгән түбәндәге бөтенрәсәй, республика акцияләре
элементларыннан торырга тиеш:
1. «Хәтер Дивары» (Стена Памяти). Оешма, предприятие
территориясенең махсус сайланган җиренә, стенд форматында
шушы оешманың Бөек Ватан, Әфган, Чечен, Карабах сугышлары,
махсус-хәрби операция геройлары фотоларыннан торган «Хәтер
Диварын» урнаштыру (размер, формат, бизәлеш ирекле). Һәр
фотога яисә тулаем диварга оешма, предприятиеләрнең кыскача
сугыш чоры тарихы, геройлары турында информация, яисә
информация тупланган куаркод кую хуплана;
2. «Җиңү Утлары» (Цвета Победы, Краски, Свет Победы). Махсус
ут белән яктыртылган (подсветка) тематик арт-объект эшләү
(2×2м. размерыннан ким булмаган кулдан ясалган тематик рәсем,
открытка, георгиевская ленталы йолдыз, җиңү салюты һ.б.
формада, шулай ук агач, тимер, пластик материалларыннан
ясалган тематик арт-объект булырга мөмкин);
1.«Хәтер Аллеясы», «Хәтер бакчасы» (Аллея, Сад Памяти)
оешма, предприятиеләрнең территориясендә үзләренең
геройларына багышлап агачлар утырту (мөмкинлектән чыгып);
2.«Җинү чәчәкләре» (Цветы Победы) тематик формада, махсус
төсләр, предметлар, ташлар, агач эшләнмәләре кулланып, тематик
чәчәклек композицияләрен тудыру;
1 нче этапта Сабантуй алдыннан жюри тарафыннан карап чыгу,
урыннар билгеләү һәм район Сабантуенда җиңүчеләрне бүләкләү
планлаштырыла.
2 нче этап 17 июньнән 15 сентябрьгә кадәр. Бу чорда «Җиңү Хәтер Мәйданы» тематик арт-объект янында жәйге чорда төрле тематик чаралар үткәрү һәм бөтенрәсәй акцияләрендә катнашу,
кушылу.
Искәрмә! Бәйге үз эченә 9 май, 22 июнь (билгеле бер кичке, төнге
сәгатьтә 21.00-24.00) көннәрендә тематик арт-объектларын
берьюлы яктыртуны максат итеп куя. Шулай ук оешма,
предприятиеләр районда, район үзәгендә җәйге чорда үтүче төрле
мәдәни, спорт чаралары вакытында арт-объектны куллану,
яктыртуны планга кертергә тиеш.
Санап киткән юнәлештәге эшләнмәлр оешма, предприятиенең бер
махсус җиргә туплап, яисә бүлеп, төрле жиргә урнаштырырга да
мөмкин.
Бәйгегә әзерлекне һәр оешма, предприятие үзенең хезмәт
коллективы, волонтерлар, гаиләләр белән бергә башкаруны
хуплый.
Район үзәге оешма, предприятиеләре арасында «Җиңү Хәтер
Мәйданы» исемле бәйгенең жюри тарафыннан карап чыгу
графигы:
20 апрель — 3 май 2025 ел — уку — укыту оешмалары
3 — 4 май 2025 ел — район үзәге оешма, предприятиеләре.
Район үзәге оешма, предприятиеләре арасында «Җиңү Хәтер Мәйданы» бәйгесенең жюри составы:
Зарипов Л. Р. Актаныш муниципаль районы Башлыгы, жюри рәисе:
Бариев И. Ш. Актаныш муниципаль районы башкарма
комитеты җитәкчесе, жюри рәисе урынбасары;
Әнварова Д. М. Актаныш муниципаль районы башкарма
комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча
урынбасары, жюри рәисе урынбасары;
Әхмәтгалиев К. Н. Актаныш авыл жирлеге башкарма комитеты җитәкчесе, жюри рәисе урынбасары;
Жюри әгъзалары:
Сираева Л. Р. Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты житәкчесенең икътисад буенча урынбасары;
Усманов Р. М. Массакүләм мәгълүмат чаралары
белән эшләү бүлеге җитәкчесе;
Шакирова Р. М. МКУ «Мәгариф идарәсе» җитәкчесе;
Исламова Н. Ф. Район башкарма комитетының социаль
һәм агарту бүлеге
житәкчесе;
Гаймадиев А. Р. «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Актаныш-
информ җитәкчесе -
«Актаныш таңнары» газетасы баш
мөхәррире;
Магданов А. С. Район башкарма комитетының яшьләр
белән эшләү, спорт
һәм туризм бүлеге җитәкчесе;
Жюри сәркатибе:
Ибелиева З. М., Актаныш муниципаль районы
башкарма комитеты хезмәткәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев