Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Һава торышы җылыта: Су басудан сакланыр өчен капка алларындагы торбаларны чистартырга онытмагыз!

Быелгы кышта кар башка еллар белән чагыштырганда сигез (!) тапкырга күбрәк яуды. Димәк су басу куркынычы да бермә-бер арта. Метеорология мәгълүматлары буенча язгы ташу апрельнең беренче ункөнлегендә көтелә. Һәм ул көчле узар дип фаразлана, чөнки кышын явым-төшем күп булды.

Бүген язгы ташудан килгән зыянны киметү максатыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов  җитәкчелегендәге комиссиянең чираттан тыш утырышы узды. Утырыш эшендә районыбызны су басуларга дучар итмәү буенча мөһим эшләр билгеләнде. 

Җирлек эчендә торбаларның чистартылуына – авыл җирлеге җаваплы, ә ихатасы каршындагы торбасын йорт хуҗасы үзе чистартырга тиеш. Кайберәүләрнең торбалары чистартылмаган очракта хуҗалар гына түгел, башка авылдашлар, күрше-тирәдә яшәүчеләр дә зыян күрә. Агымсу юлын таба алмыйча җәелеп, башка ихаталарга үтеп керә, йорт, ишегалдындагы корылмаларга, бакчаларга су җәелә. 

Иң тәүге максат– су агып китүче канауларны, су чыгучы торбаларны, күперләрне  чистарту һәм ремонтлау. Кичекмәстән авыл халкына һәм шәхси йортларда яшәүчеләргә канаулар казырга, өй тирәсен кардан чистартырга кирәк. 

Барлык хезмәтләр, халык үзе язгы ташуга бик җитди карап, зыянны булдырмый калу өчен тырышырга бурычлы.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев