Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хуҗалыкларда, фермаларда

РӘИСЕБЕЗ КУЛЫННАН МЕДАЛЬ АЛДЫ РӘШИТ ЛАТЫЙПОВ

Килеп терәлгән язгы басу эшләренең уңышлы барып чыгуы, җиргә дым каплату, җирләрне эшкәртү, уҗымнарны тукландыру һәм мөмкин кадәр тизрәк чәчергә керешүләрдәй мәсьәләләр баш агрономнарга йөкләтелгән. Вакытның сәгатен-минутын эффектлы үткәрүче тәҗрибәле агроном, районыбызның Чалманарат авылының “Наратлы” хуҗалыгының баш агрономы, Татарстанның атказанган агрономы, “Фидакарь хезмәт өчен” медаль иясе булган Рәшит Латыйпов белән бүген эш урынында күрештек.

                             Чәчәсе орлыкларның торышын карау, тагы бер кат күз салу өчен без аның белән амбарга, складка юнәлдек. Шул вакытта без Рәшит абый белән аның бу һөнәрне үз итүе, эш нечкәлекләре һәм ничек әлеге вакытта язгы чәчүгә әзерлек, хуҗалыкның кыр-басулары хакында сөйләштек. 
ТЫРЫШКАНГА – КАЗАНЫШ ЮЛДАШ!
“Наратлы” хуҗалыгы район күләмендә дә начарлар сафында түгел. Ә йөзен, әлбәттә Рәшит Әнвәрович кебек уңган затлар билгели. Рәшит абый үзе Татар Суыксуы авылыннан, иң тәүдә 10нчы сыйныфны туган авылында тәмамлау белән ул Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында “Агроном” белгечлегенә белем туплый. Әтисе Әнвәр Нуретдин улының Рәшит абыйның агроном профессиясен сайлавына йогынтысы ифрат зур була. Әтисе кырчылык бригадиры була.
Совет Армиясе сафларында 3 ел хезмәт итә. Ә аннан Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институты, һәм ниһаять балачак хыялын тормышка ашырып, 1991нче елны, күз алдыгызга китерәсездер:авыл хуҗалыгы тармагының алдагы сулышының билгесез чагы, ил-көн вакыйгалары да хутлы булмаган вакытта яшь белгеч “Наратлы”да эшен башлап җибәрә дә инде. Җиң сызганып хезмәт куя ул!
Тормыш иптәше Нурия апа белән тату гаилә корганнар, ул әлеге хуҗалыкта бухгалтер булып эшли. Ике кыз үстергәннәр. 
Яхшы агроном булу өчен нинди сыйфатларга ия хезмәткәр булырга кирәк, Рәшит абый?

– Беренче чиратта белемле, белем белән чикләнеп кенә дә булмый. Кеше белән, халык белән эшләргә кирәк. Моның өчен психолог та булырга кирәк, укытучы-остаз да буласың, яшьләргә аңлатасың. Күпкырлы шәхес булу, камиллек кирәк. Агроном гына булсак та без, гади генә тоелса да туфракны, җирне эшкәртү, бәхәссез бик күп нечкәлекләре бар. Менә шуны төп аңлатучы, механизаторга җиткерүче нәкъ агроном. 


Хәбәрдарбыз, 7 мартта, Казан шәһәрендә үткән, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә, Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләндегез. Бу бит инде хөкүмәтебезнең, халкыбызның сезгә булган ихлас рәхмәте дә, чиксез хөрмәте дә!

– Күңелле һәм шатлыклы вакыйга булды. Нинди генә эштә, хезмәттә булсаң да хезмәтеңне күрә белсәләр, хөрмәт итсәләр бик куанычлы. Югары дәүләт бүләген коллегия вакытында Татарстаныбызның Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Рәхмәтлемен җитәкчелеккә, Нәфис Әзгамовичка, Алмаз Фирдәвисовичка! 


Мондый медаль алуыма үземнән дә ныграк туганнарым сөенде. Бигрәк нык әнием шатланды. Ул исән-сау, 1942нче елгы. 


Эшегез сезнең бик катлаулымы?

– Безнең җирләр бик уңдырышлы түгел. Шуңа күрә дә бермә-бер тырышып эшләү кирәк. Кара туфрактагы уңышны алыр өчен безгә күбрәк хезмәт куярга, күбрәк көч түгәргә кирәк! Технологиябез дә башкачарак, чәчү әйләнешен дә саклау мөһим, орлык, ашлык белән эшләү дә яхшы булырга тиеш. Ашламаны махсус баланслау белән карыйбыз.


ТЫРЫШЛЫК МУЛЛЫК БЕЛӘН АКЛАНА
“Наратлы” игенчеләре язгы басу эшләрен районда беренчеләрнең берсе булып башлап җибәрергә торалар. Иртәрәк утыртсаң, тизрәк урырсың! Яз үзе генә ашыгып килми, безне дә ашыктыра. Шуңа күрә дә биредәге хуҗалыкта комплектация эшләре гөрли, чәчкечләр карала, сафка баса. Әлегесе вакытта ындыр табагында орлыкларны яңадан уяту, калибровка кебек эшләр бара. Орлык, ашлык кирегә иләнә, зарарсызландырыла, ваграк яки ярылганнарыннан аерыла. Бу эшне башкарганнан соң алда  орлыкларны агуландыру, чәчү өчен яраклаштыру тора. Орлыкны кыймылдаткач – яшәү көче арта аның. 

– “Наратлы” хуҗалыгының барлык орлыклары Актанышның орлыкчылык инспекциясенә анализга төшерелә. Чисталык, тишелеш, фитоанализга тикшерү үткәрелә анда. Шушы анализ нигезендә үзебезгә кирәкле химикатларны алабыз. Химикатлар кулланабыз(катырак авыру күренсә), алар берничә компонентлы була һәм биологик препаратлар белән эшлибез. Арпага мәсәлән: инсектицидлыны кулланабыз. Без кондицион орлыкларны гына чәчәбез, ди Рәшит абый.


Менә орлыкларның яңаларын, яңа төрләрен кайтарып, сортларын алмаштырып тору зарур икәнен беләбез. Сездә бу эшләр ничек икән, Рәшит абый?

– Орлыкларның “яше җиткәч” тә яңарта торабыз. Күбрәк институтлардан, оригинал орлыкларны алуны дөрес, дип саныйм. Әлегесе көнне дә Казанда сөйләшенеп куелган 5 тонна арпа орлыгым бар Ул – ПР2. Ульяновск шәһәреннән бүген счёт килде, шулай ук борчакның ПР2 сортына. Ел саен икешәр сортны алмаштыра барабыз. Темплар да үзгәрә, репродукцияләр дә искерә. 


“Наратлы”лылар көзге культураларны да җиренә җиткереп чәчкәннәр. Уҗым бодаеның “Казанская 560” 200 гектарда бик әйбәт кенә тишелгән. Арышның “Зилант” сорты 100 гектарда чәчелгән. Исегездә булса, узган елның көзе бик кулай булмады уҗымнарны чәчер өчен. 
Язгы чәчүдә бодайның “АРХАТ”, “Хаят”, “Альварис”, “Казанская юбилейная” сортлары чәчеләчәк “Наратлы”ның кыр-басуларында. Узган елны “Альварис” сортының авторы да килеп, Рәшит Латыйповның тәҗрибәсе белән танышып китте. Аңардан яхшы  бәяләмә алды баш агрноном. Бу төр бодайны 3 ел рәттән чәчәләр монда. 
Солының “Всадник” төре чәчелә, чөнки туклыклыгы белән аерылып тора икән. Ә безнең якларда бит игенчелек – яхшы терлекчелеккә база булып та тора бит. Ә азык базасы “Наратлы”да һич тә зарланырлык түгел. "Юбиляр” борчагы мул уңышы белән куандыра. 
Барлыгы 6 төр культура үстерелә. 1000 гектарда – бөртекле-кузаклылар булса, икмәк өчен, 1450 гектарда терлек азыгы чәчелә. Терлек азыгына килгәндә:180 гектарда кукуруз үссә, 800 гектарда – күпъеллык үләннәре үсә, һ.б. 

– Безнең шул ягы бар, көтүлекләр юк. Без басуда терлекләрне ашатабыз. 200 гектарда уҗым чәчеп калдырам. Аларны ашатканнан соң, язгы культуралар чәчәбез, дип сөйләде әңгәмәдәшем. 


Көздән җирләр эшкәртелеп бетерелгән, хәтта ки 800 гектарга якын җирнең сөрелешен тирәнәйтеп булган. Тирәнәйтеп сөрү 5 елга бер булса да үткәрелергә тиеш, бурыч итеп куела. Җирне, туфракны әйләндереп сөрү ысулы белән эш итәләр хуҗалык уңганнары.


– Табигать шартлары ничек була инде, 13 апрельләр тирәсендә дә чәчүне башлаган чаклар булды. Иртәгәләрдән орлыкларны эшкәртергә тотынырга җыенабыз. Быел бөтенесе 250-300 тонна орлык чәчү планлаштырыла, дип билгеләп үтте баш агроном.


Гомумән, “Наратлы” хуҗалыгында 70 кеше эшли. Аларның күбрәк өлеше терлекчелектә булса, язгы кыр-басу эшләрендә 30-40 хезмәтчән тырыш хезмәт сала, дип дәвам итә тәҗрибәле баш агроном.


Соңгы соравымны Ришат әфәндегә шундыйны бирергә булдым. Экологик чиста продукциягә хәзер әһәмият бирелә. Моның өчен ниләр эшлисез?

– Аңа әлегесе көнне ныклы әзерлек бара. Барыбер дә химикатларны биопрепаратларга һәм органикага  алмаштыру мөһим моның өчен! Бүгенгесе вакытта үзебезнең булган органиканы басуларга кертү өстендә байтак эш эшләнә. Әмма бер көнлек эш түгел.  Киләчәктә тулысынча булыр ул.


Эшчәнлекнең үзбиеклегендә оештырылуы белән, Рәшит абыйның ягымлы шәхес, үз һөнәрен шулкадәр яратуына(аңа башка җаваплы постлар да тәкъдим ителгән булган) таң калдым.
“Наратлы” эшчәнлеге белән урынга килеп танышырга форсат тимичәрәк торган иде. Менә булды!
Фотосурәткә Рәшит Латыйповны хезмәттәше, склад мөдире Зенфира ханым Гәрәева белән төшереп алдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев