Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хуш киләсең, Яңа ел!

Хуш киләсең, Яңа ел: Актанышның төп Яңа ел бәйрәменнән безнең репортаж

Актанышның горурлыгы, һәр Яңа елда буыннан-буынга күчеп баручы тройкалар парадын сагынып көтеп алдык. Бүген Актанышта Яңа елга багышланган күпсанлы чаралар уза.

Яңа ел бәйрәмнәре районыбызда бик күңелле чаралар белән башланып китте.

Авыл җирлекләре, район үзәгенең мәгариф оешмаларыннан килгән Кыш бабайлар, Кар кызлары, төрледән-төрле ак аюлар, араларында көрәннәре дә бар, Ленин урамындагы технология техникумыннан Үзәк чыршы янына юнәлделәр. Матур булып рәт-рәт килүче Яңа ел кунакларын тамашачылар каршы алды. Яңа елга багышланган иң матур җырлар астында геройлар булып киенгән хезмәткәрләр Үзәк чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнде.

 Төрле җирлекләрдән җыелган Кыш бабай, Кар кызы,  аюлар балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Айзирәк Локманованың бию коллективына кушылып флешмоб биеделәр.

Актанышның горурлыгы, һәр Яңа елда буыннан-буынга күчеп баручы тройкалар парадын да сагынып көтеп алдык. Районыбызның дистәгә якын хуҗалыгы безгә менә шундый хозурлык бүләк итте. Карагыз әле, ничек матур итеп, бөтен күңелен, җан җылысын биреп, яратып бизәгән аларны хуҗалары. 

Бәйрәмебезгә ямь өстәгән бу ат хуҗаларына олы рәхмәтләребезне әйтәбез. 

Җиз кыңгырау моңнарына атларның пошкырулары, биеп барган тояк тавышлары кушыла:

Эх, күңелле атка утырып,

Мәйданнарны бер урау.

Биеп барган ат тоягы -

Иң гаҗәеп кыңгырау...

Буранлап җир өстенә яуган кар бөртекләренең җилләренә бирешергә теләмичә, башларын каерып, зур горурлык белән җиргә кәс-кәс басып, йөгереп-уйнаклап баручы атларның матурлыгы соклангыч хисләр генә уятты. Шушы атлар белән илебезгә тынычлык, иминлек алып кил, Яңа ел!

Менә ул - Яңа 2024 елның патшасы- Аждаха!  Кытай календаре буенча 2024 ел Аждаха елы булачак. Власть һәм император символы яңа елда гади халыкка мәрхәмәтле булырга вәгъдә итте. 

Районыбыз башлыгы Ленар Зарипов барлык райондашларны, кунакларны Яңа 2024 ел белән тәбрик итте.

Авыл җирлекләренең Яңа елга бизәлеш конкурсы җиңүчеләрен котлап, бүләкләр тапшырды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев