Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әй, язмыш, язмыш!

«АК КҮГӘРЧЕН”ДӘ:Язмыш юллары, гомер агышлары һәм иҗат балкышлары!

Әлеге зур күләмдәге конкурс 2021 елның октябреннән 2022 елның маена кадәр күренекле шагыйрь, популяр җырлар авторы Расих Ханнанов истәлегенә, ут күрше Башкортстанда үткәрелә. Агымдагы елда Башкортстан Республикасының 20 районыннан һәм 5 шәһәреннән, шулай ук Русиянең һәм чит илләрдән 70тән артык үзешчән һәм профессиональ шагыйрь катнашты. Конкурсның 3 телле сайтында www.белый-голубь.рф конкурс турында татар, башкорт һәм рус телләрендә әзер материаллар, шулай ук шигырь җыентыгын бастыру өчен конкурста катнашучыларның шигырьләре дә лаеклы урын алган. Тиздән, 19нчы майда конкурсны йомгаклау тантанасы гамәлләштереләчәк! Ә без үз чиратыбызда, сезнең игътибарга конкурсантларның кайбер шигырьләрен, берсеннән-берсе матур, тирән мәгънәле җыр сүзләрен тәкъдим итәбез, дуслар!

 • Аблеева Люция Маснавиевна 

Язмыш җыры 

 

Өрфия шәл булып ята җиргә 

Күктән төшкән җем-җем ак карлар. 

Тик озакка түгел, язлар җиткәч 

Ташкын булып алар агырлар. 

Кушымта: Телкәйләрен белсәм, сорар идем 

Язмышыннан карлар ризамы? 

Әллә инде кеше гомередәй, 

Сиздермичә бик тиз узамы? 

 

 

Энҗе кебек ләйсән яңгыр ява 

Яз авыша җәйгә күренеп. 

Гөлләр чәчәкләргә күмелсә дә, 

Көн арты көн үтә үрелеп. 

 

 

Көзләр җитү белән кошкайлар да 

Җылы якларына очарлар. 

Өрфия шәл булып җиргә ятар, 

Күктән төшкән җем-җем ак карлар. 

 

 

 

Аблеева Люция Маснавиевна 

Балачак мизгелләре 

 

Кыл итә дә искә төшә 

Балачак мизгелләре. 

Сез дә сагынасызмы, дуслар, 

Без генә тилеләрме? 

Кушымта: Яшерсәң, яшермәсәң дә 

Яшьләрне булмый тыеп. 

Бар чагында балачакның 

Кадерләре юк шул, юк. 

 

Үпкәләмим инде бүген, 

Ризамын көлдерергә. 

Чебиле аякларда дим, 

Бер генә элдерергә. 

 

Кыл итә дә искә төшә 

Балачак мизгелләре. 

Бушатасы килеп китә 

Кысылган тезгеннәрне. 

 

 

Аблеева Люция Маснавиевна 

Гомеребез саллары 

 

Елларга бәйләнеп ага 

Гомеребез саллары. 

Кочагыннан ычкындырмый 

Тормыш дигән ярлары. 

Кушымта: Бата-чума и йөзәбез, 

Барыбызга бер елга. 

Талларыннан моңлы көй дә, 

Күз яше дә коела. 

 

 

Саллар йөзә туктамыйча, 

Диңгезенә ашкына. 

Тозлы суда коенырга 

Белмим, нигә ашыга?! 

 

 

Елларга бәйләнеп ага 

Гомеребез саллары. 

Акса аксын, булмасын тик 

Текә борылышлары. 

 

 

 

Аблеева Люция Маснавиевна 

Гомер 

 

Җәйге кичтә яңгыр ява 

Ак чеметем болыттан. 

Әйтерсең лә сәлам юллый 

Үткәннән, балачактан. 

Кушымта: Яшел тамырларым тарта 

Яшеннәр уйнаганда. 

Гомер юлы озын да күк, 

Кыска да уйлаганда. 

 

Хәтерләргә күчеп арттан 

Күзәтеп килә яшьлек. 

Җәйге яңгыр үтеп китәр – 

Бер нәрсә юк мәңгелек 

 

Җәйге кичтә яңгыр ява, 

Иләктән койган сыман. 

Киләчәген беркем белми, 

Уралган аңа томан. 

 

 

Аблеева Люция Маснавиевна 

Туган өйгә тугыз кил 

 

Туган өй ялгыз булганда 

Көндез дә теләр чыра. 

Туганнар җыелган чакта 

Туган өй балкып тора. 

Кушымта: Туган өйгә тугыз кил 

Көтә сине, шуны бел. 

Әткәй-әнкәйнең нигезе 

Җир йөзендә – гүзәл гөл. 

 

 

Туган өйнең үз җыры бар 

Сагыштан юатырлык. 

Кирәк чакта көчләр өсти 

Кайгыңны таратырлык. 

 

 

Берни алыштыра алмый 

Туган өйнең җылысын. 

Көтеп тора дүрт күз белән 

Һәрбер кайтыр баласын. 

 

 

Җир шарына таралса да 

Шөһрәтең синең, даның. 

Кайта алмый туган өйгә 

Өзгәләнмәсен җаның. 

 

 

Аблеева Люция Маснавиевна 

Яшә әле, авылкаем 

 

Бушатырга кайтам, авыл 

Сагыну-сагышларымны. 

Төзәтеп җибәрәсең син 

Киткән ялгышларымны. 

Яшә әле, авылкаем, 

Яшә, яшә, бирешмә. 

Сандугачлы таңнарыңа 

Матур җырлар килешә. 

 

 

Авылымның булулары 

Күңелгә өсти рәхәт. 

Туган төякләрдә генә 

Җаннарга якын хәят. 

Яшә әле, авылкаем, 

Яшә, яшә, бирешмә. 

Моңлы-нурлы таңнарына 

Матур җырлар килешә 

 

 

Чит җирләрнең җилкәйләре, 

Чәчләрне тарамагыз. 

Авылыма алып кайтыр 

Юлларым, тараймагыз. 

Яшә әле, авылкаем, 

Яшә, яшә, бирешмә. 

Җан эреткеч таңнарына 

Матур җырлар килешә. 

 

 

Аблеева Люция Маснавиевна 

Сабантуе сары алтын 

 

Сабантуе сары алтын 

Бәйрәм итә бар халык. 

Батыр булсаң, көрәшкә чык 

Егылсаң, җирдән калык! 

 

Кушымта: Җырламас идем жырларны 

Сабантуе җырлата. 

Икәү көрәшсә, мәйданда 

Берсе егылып ята. 

 

Чапкан узар, яткан калыр, 

Йөгергән алыр бүләк. 

Күзләрең бәйләнгән килеш 

Карале, ватып чүлмәк! 

 

 

Алын бирмәс аргамаклар

Чапмыйча түзә алмый. 

Гөрләсен әле мәйданнар 

Сабантуй көн дә булмый. 

 

 

Аблеева Люция Маснавиевна 

Их, кызларым, кызлар-әхирәтләр 

 

Их, кызларым, кызлар-әхирәтләр, 

Кайтарасы иде ах итепләр 

Иң беренче гашыйк чакларны. 

Саклыйбыз бит әле күпләребез 

Хәтер сандыгында ядъкәр итеп 

Егетләрдән алган хатларны. 

Их, кызларым, кызлар-әхирәтләр 

Сагынып сөйләр өчен ах итепләр 

Антлар итеп серләр бүлештек. 

Серләребез элеккечә матур 

Таралмаган читкә-ятка, шөкер 

Үзебез генә әзрәк бирештек. 

Их, кызларым, кызлар-әхирәтләр 

Кайтып киләм кабат ах итепләр 

Безнең яшьлек узган илләргә. 

Бер очрашып, туйганчы сөйләшеп, 

Онытмадык әле сине диеп 

Баш ияргә туган җирләргә. 

 

 

Аблеева Люция Маснавиевна 

Агыйдел буенда 

 

Агыйдел агышын борган 

Кояш 

• батышларына. 

Сокланыплар карап тордым 

Таңның атышларына. 

Агыйделнең буйларында 

Сандугачлар оясы. 

Яшьлекне, үтмәсен өчен, 

Кая яшереп куясы? 

Сандугачлар су эчәргә 

Чишмә суын сайлыйлар. 

Айлы кичтә тугайларны 

Яңгыратып сайрыйлар. 

Сандугачлар тынган чакта 

Җырлый берәү өзелеп: 

“Яшь чакларым баш очымнан 

Очып китте тезелеп...”. 

 

 

Аблеева Люция Маснавиевна 

Икмәк торса табында 

 

Көзен икмәк исе аңкый – 

Чәчәктән хуш ислерәк. 

Яшәүебез чыганагы – 

Икмәк һәркемгә кирәк. 

Кушымта: Күңелебез күтәренке, 

Тамагыбыз тук була, 

Әгәр дә тормыш тоткасы- 

Икмәк торса табында. 

Икмәк торса табында, һәй 

Чәй тәмләнә тагын да. 

 

 

Игенченең ләззәтләнә 

Тырыш, эшчән күңеле. 

Аның салган хезмәтенең 

Нәтиҗәсе күңелле. 

 

 

Икмәк тәмен иккән белә 

Аз сиңа мең рәхмәт тә. 

Эй, игенчем, яшә үзең 

Бетмәс кадер-хөрмәттә. 

 

 

 

Аблеева Люция Маснавиевна 

Әткәй, әнкәй 

 

Әткәй, әнкәй, сезнең яныгызда 

Яратып-сөелеп үсәбез. 

Сез дә, без дә көннәрдән бер көнне 

Аерылу киләсен сизәбез. 

Кушымта: Язмышларга языл дисә, 

Төп йортлардан каерылып, 

Җир читенә барып чыгарбыз. 

Әткәй булса башыбызда, 

Әнкәй торса учыбызда 

Беребез дә ким-хур булмабыз. 

 

 

Берегез шикәр булса, икенчегез 

Татлы балларның да татлысы. 

Әткәй, әнкәй, олы бурычыбыз – 

Ышанычны сезнең аклыйсы. 

 

 

Диңгезләрдән тирән йөрәгегез, 

Таулардан да олпат терәк сез. 

Тәхетләргә менеп утырсак та, 

Бала булып калсак идек без. 

 

 

Аблеева Люция Маснавиевна 

Белмәгәнбез 

 

Кайтыр юлыбызга гөлләр сибеп, 

Әткәй көтте безне, әнкәй көтте. 

Тик бер генә мизгел икән бар да, 

Йолдыз атылгандай үтте-китте. 

Кушымта: Исән чакларында югалтуның 

Авыр булачагын белмәгәнбез. 

Бигрәк кыска икән бергә чаклар, 

Яшьлегебез белән сизмәгәнбез. 

 

 

Тал-агачлар түккән күз яшьләре 

Безгә күчте икән кай арада? 

Чәчкәләрдән баллар тама иде, 

Кояш якты иде алар барда. 

 

 

Кайтыр юлыбызга гөлләр сибеп, 

Әткәй көтте безне, әнкәй көтте. 

Күңел әрнеп өши салкынлыктан, 

Җәй җылысын алар алып китте. 

 

 

Аблеева Люция Маснавиевна 

Әнкәй җаны белән өй ямьле 

 

Аяк очларына басып керәм, 

Ишекләрне ачып сак кына. 

Өмет итмим, сарылырмын диеп, 

Әнкәй, куеныңа чак кына. 

Кушымта: Ничә еллар инде ышандырып 

Һәм юатып яшим күңелне: 

Әнкәй җаны һаман безнең белән 

Әнкәй җаны белән өй ямьле. 

 

 

Иркә бала булып иркәләнмим 

Әнкәй, бәгырем, бик теләсәм дә. 

Фани доньяларда очрашулар 

Насыйп булмас, ни хәл итсәм дә. 

 

 

Сыналганда сыңар канаткаем 

Бәргәләнәм коштай, әнкәем. 

Телләремнән китми көнгә чыксам: 

“Исән булсын, Раббым, әткәем!”. 

• Май чәчәкләре 

 

Җылы майга шифа өстәп, 

Явып үтте яңгырлар. 

Тирә-якны ямьгә күмеп, 

Чәчәкләр уяндылар. 

Кушымта: Иркәли кояш нурлары 

Энҗе белән ләләне. 

Май чәчәкләренең әле 

Иң күркәм, гүзәл мәле. 

 

 

Ел саен килсә дә майлар 

Быелгысы – искиткеч! 

Май чәчәкләре тибрәлә 

Хуш исләре – исерткеч. 

 

 

Үз матурлыгын өләшә 

Могҗизага тиң мизгел. 

Ак керфекле ромашкадан 

Гөлләмә үрә күңел. 

• Вахитова Сария 

ЯШӘҮ МАТУР 

1.Бу тормышның яшәү матурлыгы 

Ярдәмчел дус, иптәш, туганда. 

Әти-әни, газиз кешеләрем 

Исәнлектә генә булганда. 

 

Кушымта: 

Изге гамәл кылып кешеләргә, 

Күңел нурын чәчеп галәмгә, 

Матур итеп яшәгез сез Җирдә, 

Үрнәк булып килер буынга. 

 

2. Яшәү матур, җирдә тук башаклар 

Басуларда муллык чәчсәләр. 

Кеше эшен данлар кош моңына 

Чорналганда ямьле сәхрәләр. 

 

Кушымта шул ук. 

 

3. Яшәү матур, әгәр үз телендә 

Сөйләшсәләр килер буының. 

"Әти, әни" диеп туган телдә 

Әйтә алса кызың һәм улың. 

 

Кушымта: 

Яшәү матур, булса якты өмет- 

Ышанычлар килер көннәргә. 

Сезнең өчен яңг(ы)рый йөрәк моңым, 

Яшәү матурлыгы җырларда. 

 

 

 

Вахитова Сария 

МИН БИТ СИНЕ ҺАМАН ЯРАТАМ 

 

Үтте яшьлек шашып сөюләрем, 

Тик сүнмәде сиңа хисләрем. 

Мәхәббәткә күзләр тимәсен дип, 

Йөрәгемә сине бикләдем. 

 

Кушымта. 

Кавышканга күп еллар үтсә дә, 

Йөрәккәем син дип җан ата. 

Хисләремне күңелемдә йөртәм, 

Мин бит сине һаман яратам. 

 

Гомер инде юл уртасын узган, 

Ага туктамыйча офыкка. 

Үкенмәслек итеп яшибез без, 

Рәхмәтлемен, Аллаһ, язмышка. 

 

Мизгел генә бары гомер юлы. 

Ә бәхеттән туйган кем генә. 

Тик исән бул, янәшәмдә яшә, 

Син бит миңа бары бер генә. 

 

• КӨТӘР КЕШЕМ БАР ӘЛЕ 

 

Мәсүфә Әюпова 

 

1. Бәхет нәрсә? диючегә 

Җавабын булмый табып. 

Кемнәр генә хисләнми соң 

Сагыштан күңел тулып. 

 

КУШЫМТА: Әдәм белән Һавадан ук 

Башланган юл парлыкка. 

Ходаема шөкер итәм 

Көтәр кешем барлыкка. 

 

2. Исемеңне саклыймын мин 

Күңелемнең түрендә. 

Җырымның да һәрбер сүзе 

Көтәр кешем турында. 

КУШЫМТА: (шул ук) 

 

3. Сагынуның яраларын 

Аңладым төзәлмәсен. 

Өмет яшәтә кешене, 

Өметләр өзелмәсен! 

КУШЫМТА: (шул ук) 

 

*** 

КӨЯНТӘ 

 

Мәсүфә Әюпова 

 

1. Иңнәремдә бизәкләре уңган, 

Яшьлек төсем минем, көянтәм. 

Көянтәле чиләкләргә кушып 

Күңелемнән генә көй әйтәм. 

 

КУШЫМТА: Көянтәләр эшләң уңган куллар, 

Көянтәле авыл яши ул. 

Син, көянтәм, иңнәремдә булсаң 

Гомер буе мин дә яшь бит ул. 

 

2. Алабута баскан сукмаклардан 

Атлаганда яшем тәгәри. 

Көянтәле кызлар ешрак йөрең 

Чүп үләнен тапап тәпәрли. 

КУШЫМТА: (шул ук) 

 

3. Табигать тә, әнә, сокланган бит 

Көянтәле сылу кызларга. 

Айның өсләренә һәйкәл куйган 

Көянтәгә мактау җырларга. 

КУШЫМТА: (шул ук) 

• КӨТӘР КЕШЕМ БАР ӘЛЕ 

 

Мәсүфә Әюпова 

 

1. Бәхет нәрсә? диючегә 

Җавабын булмый табып. 

Кемнәр генә хисләнми соң 

Сагыштан күңел тулып. 

 

КУШЫМТА: Әдәм белән Һавадан ук 

Башланган юл парлыкка. 

Ходаема шөкер итәм 

Көтәр кешем барлыкка. 

 

2. Исемеңне саклыймын мин 

Күңелемнең түрендә. 

Җырымның да һәрбер сүзе 

Көтәр кешем турында. 

КУШЫМТА: (шул ук) 

 

3. Сагынуның яраларын 

Аңладым төзәлмәсен. 

Өмет яшәтә кешене, 

Өметләр өзелмәсен! 

КУШЫМТА: (шул ук) 

 

*** 

КӨЯНТӘ 

 

Мәсүфә Әюпова 

 

1. Иңнәремдә бизәкләре уңган, 

Яшьлек төсем минем, көянтәм. 

Көянтәле чиләкләргә кушып 

Күңелемнән генә көй әйтәм. 

 

КУШЫМТА: Көянтәләр эшләң уңган куллар, 

Көянтәле авыл яши ул. 

Син, көянтәм, иңнәремдә булсаң 

Гомер буе мин дә яшь бит ул. 

 

2. Алабута баскан сукмаклардан 

Атлаганда яшем тәгәри. 

Көянтәле кызлар ешрак йөрең 

Чүп үләнен тапап тәпәрли. 

КУШЫМТА: (шул ук) 

 

3. Табигать тә, әнә, сокланган бит 

Көянтәле сылу кызларга. 

Айның өсләренә һәйкәл куйган 

Көянтәгә мактау җырларга. 

КУШЫМТА: (шул ук)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Район яңалыклары Актаныш яңалыклары Әдәбият Әдәби балкыш Әдәби кунакханә Актаныш хәбәрләре #Район сулышы Актаныш-информ АКтаныш муниципаль районы Юлай НИЗАЕВ, "Актаныш-информ"