Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әй, язмыш, язмыш!

Акчаны мулла урлаганмы?

Бер кеше мәҗлескә мулланы чакыра. Мулла киткәч, акчалары югалуы билгеле була.

                                             Бер кеше мәҗлескә мулланы чакыра. Мулла киткәч, акчалары югалуы билгеле була.

                                             Хатыны әйтә: “Мулла урлады, ул килеп киткәннән соң югалды бит акча”, - ди. Муллага барыйкмы әллә дип уйлыйлар. Ире әйтә: “Ничек әйтәсең инде муллага акчаны син урлагансың дип”, - ди.

                                             Бер ел буе шулай бу гаилә муллага кырын карап яши. Бер ел уза, тагын мулланы мәҗлескә чакырырга кирәк. Уфтанып булса да, мулланы чакыралар. Мулла килә, ир белән хатынга читен инде, кыенсынып торалар. Аннары сөйләшеп китәләр. “Хәзрәт, минем сиңа мөнәсәбәтем үзгәргәнне белдеңме?” — ди ир.

Мулла: “Әйе, мин сизәм, син читләштең, ни булды?” — дип сорый.

Ир кеше сөйләп бирә: “Хәзрәт, миңа әйтүе дә кыен инде, әмма син теге вакыт килеп киткәч, акчабыз югалды бит...”

                                             Мулла елмаеп җибәрә. “Мин сезгә килгәч, тәрәзәдән искән җил белән өстәлегездән акча идәнгә төште. Мин аны алдым да, Коръән Кәрим эченә тыгып куйдым. Сез Коръәнне ачуга, акча табылыр дип уйладым. Ә сез бер ел буена Коръәнне ачып та карамагансыз икән! Әмма минем күңелем сезнең мине гаепле дип уйлаганыгызга түгел, ә ел буе Аллаһы Китабын ачып караганыгыз булмаганга төште. Әгәр сез Коръәнне ачкан булсагыз, ул акчаларыгызны тапкан булыр идегез, – дип җавап бирә мулла, дип яза “Дин вә мәгыйшәт”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы Әдәбият