Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әй, язмыш, язмыш!

Урал белән чуалу

Күрше авыл кызы Гөлсәрияне бер күрүдән ошаттым. Кызарып пешкән алма кебек сылу кыз. Җырлап җибәрсә, көмеш сулы чишмә чылтыравын, хәтта сандугачлар сайравын да тыңлаган кебек буласың.

                                                      Күрше авыл кызы Гөлсәрияне бер күрүдән ошаттым. Ул фермада савучы булып эшли. Кызарып пешкән алма кебек сылу кыз. Җырлап җибәрсә, көмеш сулы чишмә чылтыравын, хәтта сандугачлар сайравын да тыңлаган кебек буласың.

                                                      Дөньямны онытып гел аның артыннан чабуым хакында авылдашларым да ишеткән. Беркөнне бригадир Урал агай юлда күреп туктатты да, иңбашыма көрәктәй зур кулын салып: “Сиңа, энем, турысын әйтим, юкны бушка аударып йөрүеңне туктат, менә дигән кыздан колак какканчы, өйлән, булмаса!” – диде, .

                                                      Бу сүзләрне ишеткәч, каушап киттем. Кинәт кенә ишетелгән тәкъдимнән аптырап, нәрсә дип әйтергә дә белми җилкәмне кашып торам.

– Ни бит әле, агай, бу хакта бер дә уйланганым юк иде. Туй ясарга әзерлек тә юк, – дидем һәм кыяр-кыймас кына: .– Гөлсәрия белән дә сөйләшенмәгән, – дип өстәп куйдым.

– Анысы өчен һич хафаланма, энем. Абзыең авылда синең кебек байтак буйдак егетләрне башлы-күзле итте. Безнең фермада тиккә генә берсеннән-берсе чибәр, уңган “чәчбиләр” эшләми ул. Шуңа безнең фермабыз районда иң алдынгылардан санала. Сөтне күп итеп савып алабыз. Гөлсәрия дә район алдынгысы. Үзебезгә алыйк та кайтыйк, сиңа кәләш итеп, диюем. Үзем башкода булам.

                                                      Мин үзем дә тимерне кызуында сугарга яратам. Бригадир агай оеткы салгач, кабынып ук киттем. Гөлсәрия белән мәхәббәтебез хак. Әти-әниләре риза. Нигә әйтеп карамаска? Кызга күз атып йөрүче егетләр бер мин генә түгел бит. Йә башын-күзен әйләндерерләр.

Кичен бригадир машинасында тәвәккәлләдек бит күрше авылга!

...Өйләнешүебезгә бер атна үттеме-юкмы, Урал агай капка

янына машинасы белән килеп туктады.

– Нәрсә, киленкәй, ияләшеп буламы? – ди бу хатыныма. Гөлсәрия оялып тормады, ут кебек бит ул.

– Яратканым янымда булгач, ияләшми кая барасың? Тик менә өйдә эшсез тору ялкыта, – диде чатнатып. Бригадир агай шуны гына көткән кебек, куанычын эченә яшермичә, шаркылдап көлеп җибәрде:

– Менә мин нәкъ шушы сүзләрне ишетергә теләдем дә. Алайса, бик теләгәч, син хәзер үк фермага бар, килен. Анда ике төркем таналар бәйләдек. Берсе – сиңа!

Вәт, баш та инде безнең бригадирда. Парламент! Менә ни өчен өйләнешүебезгә бик ашыктырган икән. Мин – хатынлы, ул савучылы булды.

                                                      Шул көннән бирле Гөлсәриям белән иртәле-кичле генә очрашабыз. Бик тырыш булып чыкты ул. Кешеләрдән алда китә, соң гына кайта. Кайчак шулай йөрүенә бераз ачу да килә, тик түзәм. Гөлсәриям сөт савып алу буенча район маягы булып китте. Үзен депутат итеп тә сайладылар. Җыелыш саен аны мактыйлар, бүләген дә гел биреп торалар. Эшенә сокланмаган кеше юк. Әмма көнләшүчеләр дә табыла шул. Шулар берчак хәтта арабызны да боза язды.

                                                      Эшкә баргач, ял иткәндә, төрлесен сөйләшеп утырганда, хезмәттәшләрнең берсе:

– Синең Гөлсәрияң фермада кунгалый башлаган икән, шул дөресме? – дип сорамасынмы!

– Әйе, – дидем. – Сыерлары бозаулаган чак бит.

Егетләр көлешеп алды:

– Бүтәннәрнеке бозауламыймыни?

– Ишеткән бар андый уңганнарны. Сөтне ничек итеп күп сауганын да белеп торабыз.

– Уралына гашыйк булган ди ул, вәт!

                                                      Минем өскә бер чиләк салкын су койдылармыни! Кемгә гашыйк диген әле син, бәлеш авыз, шадра Уралга, безнең бригадирга. Әйтәм анысы соңгы вакытта күбрәк минем янда бутала. Ике кулын биреп күрешкән була, мәлгүнь. Җыелыш саен Гөлсәриямне мактый. Ә бәлки мин кәләш әйттергәнче үк бригадирның аңа үз күзе төшеп йөргәндер?!

Эш бетүен көтеп тормадым, тракторым белән фермага ашыктым:

– Кая Гөлсәрия? – дидем барып керешли үк, кызларга ачулы күз йөгертеп. Алар беравыздан:

– Әнә, Уралы янында чуала, – дип, кул изәп Гөлсәриягә таба күрсәттеләр. Мин тирләп-пешеп хатыным янына барып бастым.

– Уралың кая?! Күрмәгәнен күрсәтәм хәзер!

Гөлсәриям бер мәл аптырап карап торды да, карачуар сыерын сыйпап:

– Менә ул минем Уралым. Җәй айларында тәүлегенә утыз алтышар литр сөт бирә. Аны яратмыйча буламыни?

                                                      Мин шатлыгымнан җәелгән авызымны җыеп аламыйча Уралны кочып алдым.

       Әгъдәл САФИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Татарстан Актаныш районы Район яңалыклары Татарстан Республикасы Әдәбият Әдәби балкыш Әгъдәл Сафин Татарстан яңалыклары Сатира Юмор