Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әй, язмыш, язмыш!

ӘЙ, ЯЗМЫШ, ЯЗМЫШ: МӘХӘББӘТ МИҢА СУЛАР ҺАВА УЛ! (2)

"Актаныш-информ" журналистлары язмышларын тезгенләп тоткан райондашларыбызның гомер юлларын сүтә. Безнең сайтны, "Актаныш-информ" социаль челтәрләрен карап барыгыз. Беренче язмышыбыз сурәтләмәсе- ерак Тыва якларында гомер кичерүче Актаныш кызы Лилия Лазарева-Гыйльмуллина турында.

                                  Дәвамы. Башы әлеге сылтамада.                       

 

                     Мәхәббәткә киртә юк


               Лилия IX сыйныфны тәмамлагач, әнисе киңәше белән Чаллыга медицина колледжына укырга керә. Аның артыннан Актанышта мебель цехында рәссам-бизәүче булып эшләгән Руслан да шәһәргә юл тота. Лилиягә 18 яше тулуга өйләнешергә тәкъдим ясый. 

 

- Бөтен кеше миңа, безгә, туебызга каршы, нәрсә эшләргә дә белмим. Шулвакыт әбекәем мине яклап чыкты. Бер-берсе өчен өзелеп торган кыз белән егет арасына кермәгез, дигән ул. Әбием бик шаян минем, бу кайтканымда сорап куймасынмы: “Кызың җитеп килә, 18 яшендә кияүгә бирер идеңме кызыңны дип сорый ул миннән. “Бирәм, әбекәем, бирәм, кемне ярата- татармы ул, русмы, бурятмы- милләтенә дә карамыйм, бары яратышулары, мәхәббәтләре хак булсын дидем әбиемә”,- ди Лилия. 


                                       Телем “Баба” дип ачылган


                       Лилия милләт турында юкка гына телгә алмый. Ул үзе катнаш гаиләдә туган. Әтисе Евгений энесе Ленар тугач, хатыны Дәһинә апаның туган авылы, бары татарлардан гына торган татар авылына кайтып яши. 

 

-    Мине күбрәк бәләкәй чагымда әбием Валя караган. Телем дә “Ба-ба” дип ачылган минем. Кызганыч, әтиемне Казанга кунакка баргач фаҗигале үтерделәр. Әтине югалту бик авыр булды. Әни бераздан Радик абый белән кушылды. Радик-әтигә дә нык рәхмәтлемен, ул энем белән миңа әти җылысын бирде. Яхшы күңелле, кайгыртучан, мәрхәмәтле ул Радик-әти ,-ди Лилия күз яшьләрен сөртә-сөртә.
  

 

 

                         Балачак травмасы төзәләме?

 

-    Лилия, синдә балачак травмалары бармы?- дип сорыйм кинәт кенә.

 

Бер генә сораудан да югалып калмый торган Лилия бу юлы да сискәнмәде, кыенсынмады:

 

-    Нишләп булмасын, Ләйсән апа, бар, билгеле. 

 

-    Үзеңне ничек дәвалыйсың соң?


                Лилия бүген югары белемле психолог. Шуңа күрә аның җавабы минем өчен мөһим. Нәкъ менә Русланга кияүгә чыгып ул балачак хыялын тормышка ашыра. Җаны тартмаган медицина колледжына,  кызы туганнан соң, башка укырга бармый инде ул. Ә психолог булып китүен язмыш борылышы дими, ни дисең!

 

                   Мәхәббәт хыялны да чынга ашыра

 


-    Мәдинәне балалар бакчасына биргәч, мин дә шунда эшкә урнаштым. Тәрбияче ярдәмчесе булып эшли башладым. Бакча мөдире Нурия Касыймовна карап, күзәтеп йөргән мине.

 

Язманың дәвамы- иртәгә, нәкъ шушы сәгатьтә aktanysh-rt.ru сайтында булачак.               

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев