ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчесе районкүләм Әтиләр Советында саклык чаралары турында аңлатты
Районыбызда Әтиләр Советының чираттагы утырышы узды.
Бу юлы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат колллективы район әтиләрен кабул итте.
Киңәшмә эшендә район башлыгы Ленар Зарипов катнашты. Киңәшмәдә балалар тәрбияләүдә әтиләрнең ролен күтәрү буенча күптөрле чыгышлар тыңланды.
Район ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге башлыгы Ләйсән Мөхәммәтова шәхси иминлек чаралары турында сөйләде. Ләйсән Рәдиф кызы катнашучыларга аңлатмалыклар, яктылык кайтаргыч элементлар тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев