Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

СӨЕНЕЧЛЕ ХӘБӘР:Актаныш автотуташлары Чаллыда җиңүләр яулады!

"Автотуташ" машина йөртү осталыгы конкурсының Чаллы этабын Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча ЮХИДИ бүлеге, "Юл хәрәкәте иминлеге", Татарстан Республикасы ДОСААФның Чаллы Советы, "Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр советы", "Бердәмлек" җәмгыяте, "Европа плюс" радиосы тарафыннан гамәлгә куелды.

                                             "Апельсин" автосалоны машина йөртү этапларын узу һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тапшыру өчен машиналар бирде.
Конкурс 16 июльдә «Эссен» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта башланып китте. Тантаналы ачылышта шәһәрнең ЮХИДИ начальнигы Радий. Кадиков катнашучыларны һәм тамашачыларны сәламләде, уңышлар теләде.

                                            Чара нигезләмәдә каралган ике төп этаптан һәм өч өстәмә номинациядән торды.


Балалар өчен дә күңелле программа бар иде.


Барлыгы 43 автотуташ катнашты:
1. Яр Чаллы шәһәре -17 кеше;
2. Тукай районы – 4 кеше;
3. Әгерҗе районы 3 нче урында ;
4. Актаныш районы – 4 кеше;
5. Алабуга районы - 3 кеше .
6. Менделеевск районы - 1 кеше. ;
7. Минзәлә районы - 3 кеше. ;
8. Мамадыш районы - 3 кеше ;
9. Түбән Кама районы - 5 кеше .

                                            Сөенечле хәбәр, өстәмә номинацияләрдә иң яхшы видеоролик: «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгына хатын-кыз карашы»нда 1 урында Актаныш кызы:Роза Хуҗинада, икенче урын шулай ук Актаныштан Илиза хуҗина яулады. 
һәр автотуташ спонсорлардан чәчәк бәйләме һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесе, «Матур» косметология клиникасыннан күңелле бүләкләр алды һәм башка төр шәп бүләкләргә ирештеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актаныш Актаныш районы татмедиа Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Актаныш таңнары “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Актаныш-информ” Юлай Низаев Актаныш-информ 2022 ел - Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы Юлай НИЗАЕВ, "Актаныш-информ" Автотуташ Автоледи