Такталачык мәктәбе укучыларына яктылык кайтаргыч элементларның әһәмияте турында аңлаттылар
Яктылык кайтаргыч элементлар (фликерлар) – махсус материаллардан ясалган, яктылык нурын яңадан аның чыганагына кайтарырга сәләтле, автомобиль фаралары яктыртылышында ачык-ак төскә әверелә торган элементлар. Статистика буенча җәяүлеләрне таптату – юл-транспорт вакыйгаларының иң киң таралган төре. Таптатуларның төп өлеше тәүлекнең караңгы вакытына туры килә, чөнки бу вакытта автомобиль йөртүче транспорт юлына чыккан кешеләрне күрерлек хәлдә түгел. Моңа уңайсыз һава шартлары – яңгыр, җепшек кар, томан һәм җәяүлеләрнең өс киемендә яктылык кайтаргыч элементлар юклыгы да сәбәп булырга мөмкин. Район юл хәрәкәтен пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова Такталачык мәктәбе укучылары белән очрашып, юл йөрү кагыйдәләре дәресен уздырды.
Дәрестә төп сөйләшү яктылык кайтаргыч элементларның әһәмияте турында булды. Яктылык кайтаргыч фликерлар ни өчен кирәк, аларны кайчан һәм кайда тагарга- әлеге темадагы әңгәмәгә укучылар үзләре дә теләп катнашты.
Статистика бәхәсләшергә урын калдырмаган мәгълүмат бирә – яктылык кайтаргыч элементны файдалану җәяүлене таптату куркынычын 65 процентка киметә.
Яктылык кайтаргыч элементлар (фликерлар) – ул махсус материаллардан ясалган, яктылык нурын яңадан аның чыганагына кайтарырга сәләтле, автомобиль фарлары яктыртылышында ачык-ак төскә әверелә торган элементлар.
Яктылык кайтаргыч элементларны, брелокларны, беләзекләрне транспорт юлыннан 80 сантиметрдан алып 1 метрга кадәр өстә урнаштыру мәҗбүри. Аларны урнаштыру өчен иң кулай урыннар – күкрәк һәм ботлар. Җәяүледә шундый элементларның берничә булуы – оптималь вариант.
140 сантиметр озынлыктагы баланың фликерларын рюкзагына, җиңенең өске өлешенә, баш киеменә урнаштыру зарур. Әгәр кеше велосипедта хәрәкәт итә, үзе янында бала арбасы яки чана бар икән, әлеге транспорт чараларына да фликерлар урнаштыру зарур.
Яктылык кайтаргыч элементларны кешеләргә генә түгел, йорт хайваннарының муенчакларына һәм япмаларына да урнаштырырга кирәк.
Кара, соры киемдә кечкенә җәяүле транспорт йөртүчегә бөтенләй күренми, димәк аны таптату куркынычы бар.
"Бу дәресләрдә алган белемнәрен укучылар тормышта кулланып, якыннарына да өйрәтеп юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрүләрен теләп калам", ди Ләйсән Рәдиф кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев